Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 ноябрь 2019, 15:42

Яңа бурычлар куя заман

Чакмагыш районы уңганнары һәрвакыттагыча күтәренке рух белән аларны хәл итәргә алына.

Чакмагыш районы уңганнары һәрвакыттагыча күтәренке рух белән аларны хәл итәргә алына.


Чакмагыш Башкортстанның элек-электән иң алдынгы һәм үрнәкле районнарының берсе булды. Ул республиканың матур данын, дәрәҗәсен, икътисади һәм мәдәни-рухи байлыгын тәшкил итүчеләр арасында да беренчеләрдән. Икмәген дә бирә Чакмагыш, кара алтынын да мулдан табып, ил икътисадын үстерүгә бар яклап та зур өлеш кертә.


Икмәкле, җырлы, матур данлы “Чакмагыш районына 1939 елның 20 августында нигез салынган. Шул көннән башлап ил язмышын уртаклашып, ил өстенә килгән сынауларны күмәк күтәрешеп яши, үсешә, алда бара.


Туксан еллык тарихында бай мирас туплаган ул. Район тормышы үсешкә, алгарышка, камиллеккә, уңышларга, яңадан-яңа казанышларга ирешү максатына корылган. Тырыш, хезмәт сөючән, күңелендә җыр тынмаган уллары –кызлары булгач, уңышлар да озак көттерми.


Бүген Чакмагыш районында 13 авыл хакимиятенә караган 78 торак пункты бар. Алар төрле– бар зурлары, бар бик кечкенәләре. Әмма авыл кешеләренең тырышлыгы, район җитәкчелегенең ярдәме белән сакланып калдылар, көннән –көн тернәкләнә киләләр. Районда бөтен авылларга да газ кергән, суүткәргечәр сузылган, юллар төзекләндерелә. Халык берсеннән-берсе күреп тормышын бизи, яшәешен яхшырта, муллыкта яши. Көр күңеллелекне саклап, мәгърифәткә омтылып, тормышларын җыр-моң, мәдәни мирас белән баетып, иртәгәсе көнен уйлап тырышып эшли.


Республиканың 100 еллыгын да район халкы зур казанышлар белән каршылады. Тулаем керем 191 мең тонна (республика буенча икенче урын) тәшкил итте. Тере авырлыкта 33 мең 829 центнер кош-корт һәм терлек үстерелгән, 509 мең 545 центнер сөт җитештерелгән. Гыйнвар-сентябрь айларында халыктан 7 мең 234 тонна сөт җыеп алынган.


Юмаш авылында яңа балалар бакчасы ачылды. “Башкирские дворики” программасы кысаларында Иске Калмаш авылында матур эшләр эшләнде. Районда йорт мәйданнары, парковка, ял урыннары, подъездлар уңайлы шартларга җиткерелде. Районда 29 чакрым юлга асфальт салынды, 40 чакрымлап юл гравий белән түшәлде.Бу эшләр арытаба да дәвам итәчәк


Районда бөтен республикага үрнәк булырлык санда авыл хуҗалыгы оешмалары сакланып калды һәм нәтиҗәле эшли. Чакмагышта авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүче кооперативлар (СПК) – алты. Алтмыштан артык крестьян – фермер хуҗалыгы эшли. Авыл хуҗалыгының тулаем кереме агымдагы елның тугыз аенда 3 млрд.707 млн сум тәшкил итте. Бу инде узган елдагы шушы вакыт белән чагыштырганда 1,8 процентка күбрәк. Быел чакмагышлылар 46 мең гектар җирдә иген чәчеп үстерде. Һава шартлары уңай килмәде дип тормады уңганнар, бирешмәделәр, гектарыннан уртача 40,7 центнер иген җыеп алдылар. Шушы күрсәткечләр буенча район республикада беренче урынга чыкты.


Бу уңышлары өчен чакмагышлылар авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате эшчәннәре көнендә БР Хөкүмәтенең Дипломына лаек булды.


“Бу уңышларга без шәхси вакыты белән исәпләшми, һава торышы сынауларына бирешми, аларны җиңеп, авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән дәрәҗәле исемне лаеклы тотучы уңганнар тырышлыгы белән ирештек. Сезнең омтылыш, тырыш хезмәт белән без арытаба тагын да зуррак уңышларга ирешербез!” дип, район хакимияте җитәкчесе Реканс Ямалиев уңган райондашларына рәхмәтен белдерде.


Инде килеп, шушы көннәрдә Чакмагышны урап килүдән алган тәэссоратларым, күргәннәрем белән дә бүлешәсем килә. Бу көннәрдә райондашларым Башкортстанның 100-еллыгына багышланган фестивальгә әзерлек мәшәкатьләре белән янып йөри иде. Бүген ул матур чара Х.Әхмәтов исемендәге филармониянең зур залында данлыклы якташларын, хезмәт уңганнарын – олысын -кечесен бергә җыйды. “Өмет” битләрендәге бу язма чара кунаклары өчен дә, бөтен дусларыбызга да Чакмагыш турында бер кечкенә бүләк гөлләмәсе булсын дигән теләктәбез. Аннары, һәркем үзенең кече Ватаны, туган авылы, аның уңган кешеләре, киләчәге булыр яшьләре турында тагын бер уйланып куяр дигән өметтәбез. Туган телебезне, авылларыбызны, милли үзенчәлекләребезне, рухи кыйммәтләребезне, туган җирне саклау, үстерү турында уйланыр. Моны “Өмет”гәзите аша эшләү күркәм булуына төшенеп, якыннарына, авылдашларына, күршеләренә яраткан гәзитне бүләк итә ала дип искә төшерәбез.


Икмәкле, мәдәниятле Чакмагыш!


Районда зур мәдәният йорты һәм тагын 30 клуб учреждениесе эшли. Анда 200дән артык үзешчәннәр (уннан артыгы “халык” исеменә лаек, берсе –үрнәкле) коллективы иҗат итә. Модельле китапханәләр системасы, биш меңнән артык экспонаты булган “Чакмагыш төбәк тарихы музее” эшли. Районда ике дистәдән артык спорт төре үсештә. 2016 елда ачылган “Чакмагыш-Арена “ боз шугалагы спорт белән мавыгучылар өчен зур мөмкинлекләр ачты. Аеруча балалар хоккеен үстерүгә зур игътибар бүленә. Алкалы хоккей, милли көрәш, билбау белән көрәш, велосипед спорты, кече футбол төрләре буенча казанышлар зур. Күптән түгел генә велоспорт буенча дөнья чемпионатында алтын медаль алып кайткан Айгөл туташ Гәрәева хакында да язган идек. Бу уңышлар районда сәламәт тормышны, аеруча, яшьләр арасында үстерү программасының алга куелуы хакында бәян итә.Чакмагышка сәфәрем дә яшьләр тормышы белән танышудан башланды.


Яшьләр һәм мәгариф


Сәламәт тормышны пропагандалау бурычларын йөкләтүче оешма элекке райком бинасында урнашкан. Аның бусагасы аша атлап үтү белән үсмер елларым искә төште. Менә ул без комсомолга керергә килгәч сыйныф белән җыелып утырган, аннары район комсомол конференцияләрендә катнашып, мәктәпнең комсомол оешмасы эшчәнлеге турында чыгыш ясаган актлар залы. Шул актив яшьләр рухы сеңеп калган бу диварлар волонтерларга да илһам бирәме?


Чакмагыш яшьләре бүген дә шундый ук рухлы. Әнә бит районның 2003 елда барлыка килгән “Яшьлек” клубы үзәге нигезендә төзелгән волонтерлар эшчәнлеге җиде юнәлеш буенча илһамланып эшли, көннән –көн сафларын ныгыта. Чакмагыш балалар һәм үсмерләр приютын, өлкәннәрне социаль патронатка алган; экологик акцияләр, мәдәни чаралар, бәйрәмнәр, балалар, үсмерләр, яшьләрнең буш вакытларын фәһемле итеп уздыручы, мәгълүмат кырларындагы яңалыклар белән таныштырып баручы егет-кызлар шәхси вакытлары белән дә исәпләшеп тормый. Җитәкчеләре – үсмерләр белән уртак тел таба белүче, сабыр һәм максатчан Флорида Фларит кызы Камалова белән алар шактый эшләр эшләп өлгергән инде. Чакмагыш волонтерлар хәрәкәте комсомол оешмасы кебек үк, 14 -30 тирәсендәге яшьләрне берләштерә. “Социаль активлык” төбәк проекты кысаларында үз теләге белән берләшкән оешманың 15 ячейкасында 1336 волонтер эшли. “Әфганстан яралары күңелемдә!”, “Мин гомергә гашыйк туган ягым”, “Балалар һәм яшьләр терроризмга каршы”, “Синең тавышың мөһим”, “Сугыш турында ишетеп кенә беләм”сурәт һәм плакатлар күргәзмәләре оештырылган. “Җиңү хаты”, “”Георгий тасмасы”, “Кыр почтасы” һ.б. патриотик һәм социаль мәгънәдәге акцияләр үтә. Волонтерлар “Җиңү паркы”н һәм авыллардагы обелиск, мемориалларны карап тоталар. Бөтен экологик акцияләр һәм өмәләрдә алгы сафта алар.


Чакмагыш батырларга бай төбәк. Ил язмышын иңнәрендә күтәрешкән районның җиде йөздән артык асыл ирләре һәм сылу затлары Бөек Ватан сугышында катнашкан. Бүген дә егетләр өчен армия сафларында хезмәт итү зур горурлык булып тора. Кыю, тәртипле, сабыр Чакмагыш егетләре кайсы очракта да югалып калмый. Әфган, Чечен тауларында башын салган 11 лачынын да онытмый якташлар. Волонтерлар эшендә киңәш-табыш итүче әфганчы якташлар оешмасы да яшьләргә патриотик тәрбия бирү, яшь солдатларны әзерләүдә матур үрнәк күрсәтә. Район үзәгендә Әфганчы солдатларга куелган һәйкәл бу бәрелешләр турында искә төшереп тора, уйландыра.


“Волонтерлар бу юнәлештә дә ел саен дистәләрчә чаралар: “Армиягә чакырылучы көне”һ.б. патриотик сыйныф сәгатьләре, ветераннарга ярдәм итү, сәламәтлекне ныгыту акцияләре уздыра. “Без -бергә!” хәрәкәтенә кушылып, яңа уйлар белән эшләүче волонтерлар сәламәт тормышны пропагандалап, үз сафларына башка яшьләрне җәлеп итә. Профилактик акцияләр районда старт ала һәм авылларда дәвам итә. Бүгенге яшьләр үзләрен күрсәтергә яраталар. Шушы хәрәкәткә кушылып, алар тел байлыгын да арттыра, аралашу осталыгына да, ярдәмчелеккә дә, төрле чараларда катнашып, тормышта үзләрен кыюрак тотарга өйрәнәләр. Яшьләрне берләштерүче оешма егет-кызларда матур уйлар, тормышчан теләкләр уята, уйларын сафландыра. Бүген безнең оешма меңнән артык егет-кызларны берләштерә. Киләчәктә аның сафлары тагын да артыр дип ышанабыз. Шуңа максат тотып эшлибез, чөнки волонтер булып эшләгән егет-кызлар начар юлга басмас, дип ышанабыз.


Волонтерлар иминлек техникасы кагыйдәләрен, аралашу әдәбен дә өйрәнә. Аларның иҗтимагый оешма вәкиле булуын раслаган документ тапшырыла. Безнең бу актив яшьләргә уку йортларына кергәндә өстәмә баллар да өстәлә. Бу да күпләрне ымсындыра. Шулай ук ГТО өчен дә балл өстәлү яшьләрне дәртләндерә. Төрле төбәк ярышларында көч сынап карап, республика, бөтенрусия, аннары инде халыкара конкурсларда катнашырга да көч таба егет-кызларыбыз. Сәламәт тормышны сайлап, яшьләр дөрес юлдан атлый. Алар волонтер эшчәнлеген уку йортларына кергәч тә дәвам итәләр. Без алар белән горурланабыз. Алмаш әзерлибез”, - дип бәян итте миңа Флорида Камалова.


Чакмагышта бу иҗтимагый хәрәкәтне үстерер мөмкинлекләр бар әле. Райондагы 21 (җидесе филиал) мәктәптә 3303 бала белем ала. Быел беренче сыйныфка 372 бала төшкән. 2020 елда унберенче сыйныфны -109, тугызынчы сыйныфны 318 бала тәмамлый.


Бүгенге мәктәп тормышы алдынгы технологияләргә корылган Укытучылар, аеруча яшьләре, инновацион алымнарны оста куллана. Шуның матур мисалы булган “Үсеш ноктасы “проектының (ул 1 санлы мәктәптә дә бик уңышлы эшли) эшчәнлеге белән Чакмагыш гимназиясендә таныштырдылар.


Гимназиянең фойесында ук балаларның зур иҗат күргәзмәсе каршы ала. Баш исеме саф туган телдә язылган фотокүргәзмәне авыл кызлары образлары җанландыра. Фотосурәтләрдән тыш гимназиянең бу иҗади мәйданын хуш исле печән, алтындай сары салам, арба тәгәрмәче һәм авыл тормышын җанландыручы башка атрибутка баетып тора. Иҗатка оста, милли колоритларны яхшы тоемлаучы балаларның тирән мәгънәле эшләре урын алган. Бу матурлыкны тудыручылар, өстәмә белем бирү буенча педагог Гүзәлия Наил кызы Галиеваның шәкертләре булып чыкты. Балалар фотокамера, видеокамера алдына басып, матур итеп сурәт ясарга өйрәнәләр, үзләренең образларын тудыралар. “Объектив аша матурлык” фотографияләр күргәзмәсендә шушы эшләр урнаштырылган. Ишек төбендә үк шундый гүзәллек каршы алып торгач, сабакташлары да белем йортына ашкынып киләләрдер.


Гимназия директоры Радмир Фоат улы Камилҗанов кызларның уңышы белән сөенә. Җитәкче дә, укытучылар да Гүзәлия Наил кызының эшчәнлегенә югары бәя бирә.


“Гүзәлия Наил кызы безнең мәктәпне тәмамлады. Югары белем алып эшкә кайтты. Биредә балалар белән эшләү дәверендә аларның сөюен яулады. Үз эшенә бирелгән педагог. Балаларны нык ярата, шуңа эшен дә уңышлы алып бара. Балалар бу түгәрәкләргә теләп йөри”,- диләр.

Бу оешмада 3 төркемдә сиксән бала шөгыльләнә. Каникулда да бәйрәм чаралары оештырганнар. Укучылар мода серләренә төшенәләр, яңалыклар табалар, макияж, прическа ясарга өйрәнәләр. “Мода театры”нда гәүдә-сынны матур тотып, объективтан курыкмый эшли башлыйлар, үзләрен сәхнәдә ирекле, ышанычлы тоталар, яңа идеяләр туа, коллекцияләр иҗат итәләр.


Тагы да кушылырга теләүчеләр бар. Әмма барысы белән дә бер укытучы шөгыльләнеп өлгерә алмый. Дүртенче буын балалар бирегә килгән. Элекке укучылары Казанда, Уфада шушы юнәлештә белемен камилләштерә.


Каникул булуга карамастан, түгәрәктә эшләп утыручы кызлар белән танышып киттек. Алар яңа эскизлар иҗат итә, модалы кием, дизайн үрнәкләре белән мәшгуль иде. Бу оста кызлар турында “Чаткылар” кушымтасында тулырак итеп язарбыз.


“Гаилә паркы” яки социаль мохит


Чакмагышның үзәк урамында җир җимертеп эшләгән тракторларның гүләвенә игътибар итмичә үтү мөмкин түгел иде. Бактың исә, биредә зур ял паркы төзелә башлаган, хәтта ки 4 гектарлык мәйданда калкып чыгачак икән бит! Төзелеп ятучы бу объект белән район хакимияте башлыгының төзелеш буенча урынбасары Азат Җәүдәт улы Басыйров таныштырды. Үз эшенә җаваплы каравы күренеп тора белгечнең. Чакмагыш район үзәгендә бер парк төзеп куярга электән үк, бу вазифага тәгаенләнгәнче хыялланып яшәгән ул. Бу зур планга керешкәнче Чакмагыш елгасы буен төзекләндерү эшләрен башлаганнар.


Әйе, Чакмагыш кешеләренә гаилә белән иркенләп ял итәрлек матур парк зонасы булдыру көн кадагындагы мәсьәлә булып торды. Ниһаять, сәгате суккан, инде ял паркы өчен бүленгән җирдә төзелеш эшләре тулы куәткә бара.


Азат Җәүдәт улы аңлатуынча, ял паркы дүрт зонадан торачак. Аның алгы планында төрле мәдәни чаралар өчен сәхнә урнаштырылган мәйдан була. Яңа ел шәһәрчеге дә, Язны каршылау да, волонтерлар оештырасы чаралар да, Яшьләр көне, башка чаралар өчен дә ярашлы мохит шушында ачык һава астында урнашачак. Арт-объектлар да биредә урын алыр.


Утырып ял итү урыннары булдырыла, эскәмияләр куела. Аллея буйлап ике якка урнашкан баганалардан төшкән яктылык паркны балкытып торырлык булачак.


Диаметры 4,5-5 метр зурлыкта буласы фонтан өчен ут һәм су линияләре урнаштырылган инде.


Спорт зонасында воркаут мәйданда тренажерлар урнаштырылачак. Паркта иркенләп роликларда йөреп булачак. Хоккей тартмасы җәйгелеккә волейбол, баскетбол, мини- футбол өчен җайланса, кыш көне анда шугалак булачак.


Балалар зонасында ике дистәдән артык уен элементы урнаштырылачак. Ул мәйдан йомшак катлам белән түшәләчәк.


Әйткәндәй, алтмышынчы еллар башында Чакмагыш чигендә төзелән элеватор хәзер аның уртасында калды. Кагыйдә буенча, ул анда торырга тиеш түгел, шул сәбәпле, элеватор сүтеп алыначак. Әле аны аерып торган таш плитә диварларны һәр зонага ярашлы тематикада граффити бизәп торачак.


Арытаба парк “Җиңү паркы”на барып тоташа. Аны бөтен мәйданы буенча агачлар, яшеллек уратып алачак. Моның өчен карт һәм авыру агачларны кискәннәр, яшь үсентеләр утыртыла.


Патриотик зонада Чакмагыштан сугышта катнашкан 700 дән артык кешенең фамилияләре теркәлгән яңа обелиск әлегесен алыштырачак. Чакмагыш кешеләренең теләге буенча һәр гаскәр төренә аерым һәйкәлләр куелачак Һәйкәлләрне Чакмагыш егетләре үзләре инвесторлар табып эшләтергә карар иткән.


Обелиск ягына бер зур капка һәм ике җил капка аша кереп йөреп булачак.


–Паркны бөтен яклап та аллея уратып торачак. Яшеллек, яктылык. матур, уңайлы шартлар Чакмагышның уңган һәм тырыш кешеләренә иркенләп ял итәрлек шартлар тудырыр, – ди Азат Җәүдәт улы.


Парк киләсе елга язга эшләнеп бетәр, дип планлаштырыла.


Уңайлы торак


Инде бу юнәлештә дә эш башланды. Күптән түгел 36 фатирлык йорт кулланылышка тапшырылды. Социаль программа буенча төзелгән 3 катлы йортта алты ятим, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, сугыш ветераннары гаиләләре, тулы булмаган һәм яшь гаиләләр тораклы булып сөенде. Без шундый шатлык кичерүче Эльза һәм Руслан Төхбәтуллиннар гаиләсе белән танышып киттек.


Эльза һәм Руслан бюджет өлкәсендә эшлиләр. Ике балалы яшь гаилә ике бүлмәле фатир ачкычы алып күченеп йөри. “Шатбыз. Унбер ел әти-әни белән яшәдек, ун ел көткән ана капиталын файдаландык. Читтән аласы килмәде, көттек. Бик канәгатьбез. Кайда тусаң, шунда яшәргә кирәк, дибез. Читкә китәсе килмәде. Монда матур итеп яшәү өчен бөтен шартлар да бар. Халык тырыш, матур яшибез. Чакмагышны без авыл димибез. Тагын фатирлар төзесеннәр иде, яшьләргә ярдәм кирәк, программалар булып торсын”, - ди Эльза.


Бу сәфәремдә Идгар абый Еникеев та -районның сугыш һәм хезмәт, иминлек хезмәте, хезмәт ветераннары советы рәисе - үзләренең оешмасы эшчәнлеге белән таныштырды. “Бездә сигез меңнән аз гына артык пенсия яшендәге кеше бар. 15 сугыш ветераны исән-сау. Иң өлкәненә – Майшәриф абый Бигновка - 99 яшь тулып килә. Өлкәннәр җыелып ял итәрлек, күңел ачарлык бинабыз бар. Өстәл теннисы, бильярд, дартс, шахмат, шашка уеннары өчен шартлар бар. Өлкәннәр элекке буын, үзләрен дәртләндереп яши белә. Барысы белән дә элемтәдәбез. Һәрбер авыл советында башлангыч оешмалар бар. Елына ике тапкыр пленум уздырып, эшләрне билгелибез. Календарь бәйрәмнәрдән тыш спартакиада уздырабыз. Бәйрәмнәр спорт уеннарыннан гыйбарәт. Хакимият ярдәмен тоеп, илһамланып яшибез. Сәламәтлек кенә какшап тора. Шуңа табиблардан гел игътибар гына көтеп торабыз”,–ди Идгар абый .


Чакмагышта тормыш-яшәешнең бөтен өлкәләре– социаль мохит, икътисад, агросәнәгать, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау, һәртөрле җитештерүчәнлек буенча да планлы эш матур алып барыла. Мәгълүм ки, 28 мең 120 кеше яшәгән районда мәшәкатьләрнең бер көнне хәл ителеп бетүе мөмкин түгел, алар көн дә туып торачак. Ләкин халыкның омтылышлылыгы бу проблемаларны хәл итәргә этәрә, хакимият кешеләр белән ачык диалог корып эшли. Бүгенге эшлекле җитәкчелеккә гомер үҗәтлелек белән дөнья көткән халык дәрт биреп торса, уңышлар тагын да сөендерер. Безнең халыкта: “Киңәшле эш таркалмас!” дигән бик нигезле мәкаль бар бит.
Читайте нас: