Шимбә көнне республикада кар катыш яңгыр яумакчы, Башкортстанның көньягы буйлап уртача күләмдә. Юлларга кар салуы ихтимал, бозлавык. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан уртача.
Һава температурасы төнлә 0 ...-5 градус, көндез -2 ... +3 градуска кадәр.
Якшәмбе көнне башлыча явым-төшем көтелми, юлларда урыны-урыны белән бозлавык. Җил төрле яктан исүчән.
Һава температурасы төнлә -1... -6 градус салкын, аязытканда хәтта -10 ... -15 градуска кадәр салкыннар вәгъдә итә синоптиклар. Ышануы да авыр хәтта.
Көндез исә бераз җылырак, һава температурасы -4тән +1 градуска кадәр булачак, диләр Башгидромет үзәгендә.