Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 ноябрь 2019, 12:10

Кырымга барабызмы?

Бүген Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан Кырымга баручы пассажир поездларга билетлар сатыла башлады.

Бүген Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан Кырымга баручы пассажир поездларга билетлар сатыла башлады. Петербургтан Севастопольгә беренче поезд Мәскәү вокзалыннан 23 декабрьдә сәгать 14.00дә, Мәскәүнең Казан вокзалыннан Симферопольгә тәүге поезд 24 декабрьдә 23:45 сәгатьтә юл алачак дип планлаштырыла.
Петербургтан Севастопольгә юл 43,5 сәгать тәшкил итәчәк. Мәскәүдән Симферопольгә 33 сәгатьтә барып җитәргә була. Октябрь ахырында ике махсус состав конструкциянең ныклылыгын сынар өчен Кырым күперенең тимер юл өлешенә чыккан иде. Параллель рәвештә хәрәкәтләнеп, тепловозлар үзләре артыннан тулысынча төялгән 46 вагонны тагып үтте.
Бу тимер юл ташуларын “Гранд Сервис Экспресс” компаниясе башкарачак. Билетларны компаниянең сайтында яисә тимер юл кассаларында сатып алырга була.
Пасажирларны ерак юлга йөрүче “Таврия” составлары йөртәчәк.
Читайте нас: