Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 ноябрь 2019, 13:10

Җиңү марафоны Борайга тапшырылды

Республикада “Җиңү” марафоны башланды.

Республикада “Җиңү” марафоны башланды. Ул “Җиңү салюты” халык иҗаты фестивале кысаларында 2019 елның ноябреннән 2020 елның маена кадәр үткәреләчәк һәм бу чарада республиканың барлык районнары һәм шәһәрләре катнашачак.
“Җиңү” марафонының максаты – тарихи вакыйгалар нигезедә яшьләргә әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү, Ватанны саклаучыларның исемен мәңгеләштерү. Марафонның символлары – “Җиңү” штандарты һәм “Мәңгелек ут” символы белән капсула.
Марафон 7 ноябрьдә – Русиянең хәрби дан көнендә – Уфаның Җиңү паркында старт алды. Сәламләү сүзе белән Башкортстанның мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев чыгыш ясады. “1941-1945 елгы Бөек Ватан сыгышының фаҗигале битләре Русия тарихына мәңгегә язылган. Безнең халык сугышның нәрсә икәнлеген белә. Без Җиңү солдатларының батырлыгын истә тотабыз һәм кадерлибез. Парадлар, салютлар, “Үлемсез полк”, акция һәм күргәзмәләр аларның хөрмәтенә үткәрелә”, – диде ул.
Бу көнне Советлар Союзы геройлары Александр Матросов һәм Миңлегали Гобәйдуллинның һәйкәлләренә чәчәкләр салынды.
Ә “Җиңү” штандарты Борай районына тапшырылды. Республика марафоны кагыйдәләренә ярашлы, марафон символларын тапшыру “Җиңү салюты” халык иҗатының зона караулары үтәчәк 10 муниципаль берәмлектә узачак.
Читайте нас: