Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 ноябрь 2019, 20:40

Чираттан тыш очраштылар

Республикада ничә муниципаль берәмлек бар икәнлеген белә идегезме?

"Башкортстан республикасының муниципаль берәмлекләр советы" Ассоциациясенең чираттагы сигезенче съезды быел май аенда гына үткән иде.

Әмма тагын чираттан тыш очрашу кирәклеге килеп туган. Һәм бу чара 8 ноябрьдә Уфада үтте.
Бу урында шуна әйтеп үтү мөһим: республикада 900гә якын муниципаль берәмлек бар һәм аларның күпчелеге авыл җирендә урнашкан.
Съездга 620 делегат һәм чакырылган кунаклар килгән иде. Әлеге чараның эшендә Башкортстан хөкүмәте премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов катнашты.
Көн тәртибенә ике мәсьәлә чыгарылды. Алар - "Башкортстан республикасының муниципаль берәмлекләр советы" Ассоциациясенең "Җирле үзидарә үсешенең милли ассоциациясе"нә керүе һәм "Башкортстан республикасының муниципаль берәмлекләр советы" Ассоциациясе идарәсе әгъзалары турындагы сораулар.
Төп доклад белән Илшат Фазрахманов чыгыш ясады. "Җирле үзидарә - властьның иң катлаулы баскычы. Сез көн саен халык белән очрашасыз, аларның проблемаларын күреп, якыннан беләсез", - дип, ул авылның киләчәге, үсеше өчен җитди бурычларны башкарырга кирәклеген ассызыклады. Шулай ук "Башкортстан республикасының муниципаль берәмлекләр советы" идарәсе рәисе, Благовар районы хакимияте башлыгы Юрий Коземаслов та сүз алды. Ул бу вазифадан үз теләге белән китәчәген әйтте. Киләчәктә Ассоциацияне Уфа районы хакимияте башлыгы Вилорий Угаров җитәкләячәк.
Чара ахырында иң яхшы муниципалитетларны, тырыш хезмәт салган җитәкчеләрне билгеләделәр. Алар грамота, рәхмәт хатлары һәм почет билгеләре белән бүләкләнде.
Читайте нас: