Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 ноябрь 2019, 02:45

Башкортстанның халык язучысы Талха Гыйниятуллин вафат

Талха Гыйниятуллин - Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Язучылар берлеге әгъзасы, Учалы районының Мактаулы гражданины.

Кичә, 7 ноябрьдә, 95нче яшендә, Башкортстанның халык язучысы, Бөек Ватан сугышында катнашкан Талха Гыйниятуллин (әдәби тәхәллүсе Анатолий Генатулин) вафат булды.


Талха Юмабай улы Гыйниятуллин 1925 елның 20 апрелендә Учалы районы Уразай авылында туа. Сугыштан соң А.Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый. Дистәләгән хикәя, повесть, романнар авторы. 1955 елдан Мәскәүдә яшәсә дә, җәен туган авылы Уразайга кайта. Соңгы вакытта Учалы шәһәрендә яшәгән.
Читайте нас: