Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 ноябрь 2019, 14:25

Җимерелеп барган йорттан яшәргә яраксызына күчергәннәр

Әстәгафирулла, шулай да була икән...

Уфа районында яшәүчеләрне авария хәлендәге торактан яшәргә яраксызына күчергәннәр.

Әмма Подымалово авылында төзелгән йортлар да бүген кеше яшәрлек хәлдә түгел ди, биредә көн итүчеләр. Бак дисәң, авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча төзелгән ике фатирлы биш йортның берсендә дә ремонт тәмамланмаган.
Биредә яшәүчеләр әйтүенчә, йортларны төзү баштан ук технологияләрне бозып башкарылган, сыйфатсыз материаллар кулланылган. Вентиляция булмау аркасында агач материаллар чери, идән һәм түшәмнәр күгәрек белән каплана, салкыннар башланса бәс белән капланырга ихтимал. Йортлар яныннан газүткәргеч сузылуга карамастан, проект буенча газ кертү каралмаган. Җылыту һәм эссе су өчен электр кулланыла, әмма өйдә җылы тормагач, электр күп тотыныла һәм нормативлар әллә күпмегә артып китә. Су агып китү системасы нормаларга җавап бирми, шуңа атна саен канализацияне тазартырга туры килә.
Әле бу йортларның хуҗалары Гомумрусия халык фронтының Башкортстан вәкилләренә мөрәҗәгать иткән. Җәмәгатьчеләр моңа кадәр, әлеге йортларны күреп, властьларга хәбәр иткән булган. Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты эшләнеп беткмәгән эшләрне 31 октябрьгә кадәр тәмамларга вәгъдә дә биргән. Әмма хәл бүген булса үзгәрмәгән: 10нан артык гаилә вагончикларда яки торак арендалап яшәргә мәҗбүр.
“Бу йортлар ел әйләнәсе өчен тәгаенләнгән торакка түгел, ә дача өйләренә охшаш. Мондый фатирлар кемнәргә исәпләнгәндер – аңлашылмый. Уңайлы планировкасы булган яхшы фатирлар төзеп булмый идеме ни?” – ди Гомумрусия халык фронтының төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Виталий Брыкин. Аның сүзе буенча, төзелешкә Уфа районы хакимияте заказ биргән. “Ни өчен түрәләр “полуфабрикат йортларны” файдалануга кабул иткән? Кешеләр аларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә, ә аңлашалмаучанлык диварына килеп төртелә”, – ди ул.

Әйткәндәй, бу йортларда яшәүчеләр бәйсез экспертиза ясаткан. Аның нәтиҗәләре күрсәтүенчә, тулы комплекслы ремонт һәм тергезү эшләреннән соң гына әлеге тораклар белән файдаланырга мөмкин булачак.
Гомумрусия халык фронты активистлары исә яшәү өчен яраксыз шартлар факты буенча республика прокуратурасына мөрәҗәгать җибәргән.
Читайте нас: