Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 ноябрь 2019, 15:00

Дөньяны үзгәрткән инкыйлаб

7 ноябрь — өлкән буын вәкилләре өчен истәлекле бәйрәмнәрнең берсе. Хәзер яшь буын ул бәйрәмне аңлап-белеп тә бетерми, алар өчен бу көн тарих чоңгылына чумган бер вакыйга гына. Ә бит революция үз вакытында Русия империясе тарихын һәм властен, астын-өскә китереп, үзгәрткән.

7 ноябрь — өлкән буын вәкилләре өчен истәлекле бәйрәмнәрнең берсе. Хәзер яшь буын ул бәйрәмне аңлап-белеп тә бетерми, алар өчен бу көн тарих чоңгылына чумган бер вакыйга гына. Ә бит революция үз вакытында Русия империясе тарихын һәм властен, астын-өскә китереп, үзгәрткән.
1917 нче ел — ул Русиядә тетрәнүләр һәм революцияләр елы була. Һәм аның ахыр чиге 25 октябрьгә каршы төндә, власть Советлар кулына күчкәч, була. Әйдәгез, бу тарихи көннең ни сәбәпле килеп чыгуын, аның барышын, Бөек Октябрь социалистик революциясе нәтиҗәләрен барлап, хәтерләрне яңартып алыйк әле.
Тарихчыларның күбесе 1917 елның октябрендә булган вакыйгаларның котылгысыз һәм шул ук вакытта алдан көтелгәнчә булуын раслыйлар. Ни өчен котылгысыз, чөнки ул вакытта тарихның арытабангы барышын билгеләүче билгеле хәл туа. Моңа берничә сәбәп була:
*Февраль революциясе нәтиҗәләре: аны чиксез соклану һәм дәрт-энтузиазм белән каршылыйлар. Тиздән ул әче канәгатьсезлеккә әверелә. Чынлап та, революцион кәефле “астагылар”: солдат, эшче һәм крестьяннарның чыгышы аркасында патша тәхеттән бәреп төшерелә. Революция казанышлары шуның белән генә тәмамлана. Көтелгән реформалар һавада асылып кала: вакытлы хөкүмәт көнүзәк мәсьәләләрне тикшерүне никадәр артка чигерсә, җәмгыятьтә шулкадәр дәрәҗәдә канәгатьсезлек хисе үсә бара.
*Монархияне бәреп төшерү: 1917 елның 2(15) мартында Русия императоры НиколайII тәхеттән баш тарта. Әмма Русиядә дәүләт идарәсе формасы турындагы сорау ачык кала. Вакытлы хөкүмәт Учредитель җыелышының чираттагы чакырылышында тикшерүгә калдыра. Мондый билгесезлек анархиягә китерә.
*Вакытлы хөкүмәтнең сәләтсез сәясәте: февраль револциясе лозунглары, аның омтылышлары һәм казанышлары вакытлы хөкүмәт гамәлләре астында күмелеп кала, Русия беренче бөтендөнья сугышында катнашуын дәвам итә: хөкүмәттә күпчелек тавыш белән җир реформасы һәм 8 сәгатьлек эш көне чишелеш тапмый, самодержавие юк ителмәгән. Русиянең беренче бөтендөнья сугышында катнашуы: һәр сугыш — ул афәт, чиксез чыгым. Ул илнең бөтен җилеген суыра: кешеләр, җитештерү предприятиеләре, акчалар — барысы да сугышка булышлык итүгә китә. Беренче бөтендөнья сугышында катнашу Русия икътисадын җимерә. Февраль революциясеннән соң Вакытлы хөкүмәт союздашлары каршында үз өстенә алган бурычларыннан баш тартмый. Әмма армиядә тәртип җимерелә, очсыз-кырыйсыз дезертирлыклар башлана.
*Анархия: Хөкүмәтне вакытлы дип атау үзе үк шушы чор рухын чагылдыра — тәртип һәм тотрыклылык җимерелә, аңа алмашка анархия — властьсызлык, законсызлык, чуалыш, стихия — килә. Болар: Себердә башкалага буйсынмаган автоном хөкүмәт формалаша; Финляндия белән Польша бәйсезлек игълан итә; авылларда крестьяннар үз белдекләре белән җир бүлешүгә тотына, байлар утарларын яндыралар; хөкүмәт Советлар белән власть өчен тарткалашудан бушамый; армиянең таркалуы һ.б. вакыйгалар тормышның бөтен өлкәләрендә чагыла.
*Эшче һәм крестьян советы депутатларының йогынтысының кискен үсүе: Февраль революциясе вакытында большевиклар партиясе артык популяр булмый. Әмма ул кыска вакыт эчендә төп сәяси партиягә әверелә. Аның сугышны туктату, реформалар үткәрү мөһимлеге турындагы лозунглары ачуы ташкан эшче һәм крестьян, солдат һәм полиция арасында зур хуплау таба. Биредә большевиклар партиясе юлбашчысы Ленинның роле зур була. Нәкъ менә большевиклар партиясе Октябрь революциясен ясый да.
Восстаниенең этаплары:
Илдә туган икевластьлылык — вакытлы хөкүмәт һәм большевиклар — бервакыт шартлауга китереп, бер якның җиңүе белән тәмамланырга тиеш була. Шуңа күрә Советлар властьны үз кулларына алырга август аенда ныклап әзерләнүгә тотына. Хөкүмәт исә аны кире кагарга гына әзерләнә. Әмма 1917 елның 25 август төненә каршы булган вакыйга соңгылары өчен тулысынча көтелмәгән хәл була. Большевиклар партиясенең Үзәк комитеты 18 октябрьдә хәлиткеч карар — кораллы восстаниегә әзерләнү турында карар кабул итә. 18 октябрьдә Петроград гарнизоны вакытлы хөкүмәткә буйсынудан баш тарта, ә 21 октябрьдә гарнизон вәкилләре илдәге законлы властьның бердәнбер вәкиле буларак Петроград советына буйсынырга карар итүләре турында белдерә. 24 октябрьдән алып Петроградның төп нокталары: күперләр, вокзаллар, телеграфлар, банклар, электр станцияләре һәм типографияләр Хәрби революцион комитет тарафыннан басып алына. 25 октябрь көнне иртән Вакытлы хөкүмәт кулында бер генә объект кына — Кышкы сарай — торып кала. Шуңа карамастан иртәнге 10 сәгатьтә Петроград эшче һәм крестьяннар советы депутатлары Русиядә бердәнбер дәүләт власте органы дип игълан ителә.
Кичке 9 сәгатьтә “Аврора” крейсерыннан ату — Кышкы сарайны штурмлауга сигнал буларак яңгырый һәм 26 октябрьгә каршы төндә Вакытлы хөкүмәт әгъзалары кулга алына. Менә шул көннән соң дөньяда беренче социалистик дәүләт төзү эше башлана. Бөек Октябрь революциясенең төп әһәмияте турында әйткәндә — ул идеологиядә, икътисадта, дәүләт төзелешендә искиткеч зур борылыш булып санала. Ул Русиянең генә түгел, дөнья тарихы барышына үзенең гаять зур йогынтысын ясый.
Русиядә Октябрь революциясе тулысынча гади халыкның тулы хуплавы астында тормышка ашырыла. Эшче һәм крестьяннарның берләшүе, ягъни союзы, кораллы армиянең революция ягына күчүе, буржуазиянең йомшаклыгы 1917 ел революциясе нәтиҗәләрен билгели.
1917 елның 25—26 октябрендә II Бөтенрусия Советлар съезды үтә. Анда бөтенрусия Үзәк Башкарма комитеты һәм беренче совет хөкүмәте — Халык комиссарлары советы барлыкка китерелә. Аның рәисе итеп революция юлбашчысы Владимир Ильич Ленин сайлана. Ул “Тынычлык турында декрет” һәм “Җир турында декрет” чыгара. Аның беренчесендә сугышкан илләргә сугышны туктатырга чакырылса, икенчесендә крестьяннар мәнфәгатен чагылдыра. Кабул ителгән шушы декретлар илнең бөтен төбәкләрендә Совет властеның тулысынча җиңүенә булышлык итә.
1917 елның 3 ноябрендә Кремльне алу белән совет власте Мәскәүдә дә җиңә. Арытаба совет власте Белоруссия, Украина, Эстония, Латвиядә, Кырымда, Төньяк Кавказда, Урта Азиядә игълан ителә.
Бөек Октябрь социалистик революциясе дөньяны ике: капитализм һәм социализм лагерена бүлде.
Читайте нас: