Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 ноябрь 2019, 13:26

Айгөл күңелендә ниләр бар?

Уфа “Нур” татар дәүләт театры чираттагы иҗат сезонын Мостай Кәримнең “Айгөл иле” пьесасы белән ачты. Премьера бик уңышлы үтте. Миңа калса, Айгөл ролен театрның яшь һәм өметле актрисасы Айгөл уйнавы да бу уңышка саллы өлеш кертте. Рольне ачып бирү сәләтен үз күзләре белән күргән тамашачыларда актрисага карата кызыксыну уянды.

Уфа “Нур” татар дәүләт театры чираттагы иҗат сезонын Мостай Кәримнең “Айгөл иле” пьесасы белән ачты. Премьера бик уңышлы үтте. Миңа калса, Айгөл ролен театрның яшь һәм өметле актрисасы Айгөл уйнавы да бу уңышка саллы өлеш кертте. Рольне ачып бирү сәләтен үз күзләре белән күргән тамашачыларда актрисага карата кызыксыну уянды.

Айгөл Юнысова Яр Чаллы шәһәре кызы. Ләкин инде ул күптән безнең Башкортстанны үз итеп, бөтен язмышын Уфа, “Нур” театры белән бәйләгән. Гаиләсен, театрны, тормышны, кешеләрне сөюче киң күңелле, илһамлы, канатлы Айгөл ачык күңелле, театр, сәнгать өчен туган җан. Шулай итеп, бүген безнең чор Айгөле белән танышабыз -саф күңелле Айгөлнең күңел түренә рәхим итегез!

Быел үзенең өч дистәсен тутырып куйган икән Айгөл. Шуның ун елга якыны “Нур” сәхнәсенә багышланган.

–Нәселдә артистлар юк дисәм дә, әниемнең әбисе халык театрында “Зәңгәр шәл”дә олы хатын ролен уйнаган. Һәм миңа да диплом спектаклендә шушы роль тиде. Анда мин әбиемнең күлмәген, аяк киемнәрен киеп, төймәләрен тагып карт әбием мирасы белән уйнадым. Ни гаҗәптер, ул минем иң яраткан ролем. Бөтен йөрәгем белән кереп, йөзеп уйнадым анда. Мәрьям әбиемнең кыланышларын гел күзәтеп йөри идем. Бик шук әби иде. 102 яшькә кадәр яшәде. Димәк, мин озын гомерлеләрдән. Әбием Батулланың әнисе Мөкәррәмә әби белән бер авылдан. Алар икесе дә йөзьяшәр булды.


Чаллыда татар –төрек лицеенда укыганда бишенче сыйныфтан башлап мәктәпне тәмамлаганчы Символ Сәлим улы Агыйдельский оештырган балалар театр түгәрәгендә уйнадым. Казанга барып мактаулы урыннар алдык. Бөтенрусия конкурсында Мәскәүдә “Сүнгән йолдызлар” пьесасында уйнап, “Тамашачы сөю”е призына лаек булдым. Номинацияләрдә ялчы әби ролендә мине берничә тапкыр бүләкләделәр. Исем китте. Шундый гадел бәйге булды ул. Аптыравымның чиге -чамасы булмады.

Тагын иң истә калганы: алтынчы сыйныфта “Шүрәле”дә Былтырны уйнап (лицейда малайлар юк иде), җиңеп чыккач лагерьга җибәрделәр. Һөнәр сайлар вакыт җиткәч, Символ әфәнде: “Кызым да Уфага укырга бара, барасыңмы?”- диде. Иптәш булгач булды инде. Килдек. Театр белән таныштык. Күпләр:“Нишләп Уфага китәсең?”- дип сорадылар. Минем өчен аерма юк - Казанда да, Уфада да беркемем дә юк иде.


Мин укырга кергән елны конкурс бик зур булды. Түләп укыдым. Әнием моны аңлап кабул итте: “Укырга алганнары өчен рәхмәт әйт тә, укы!”- диде. Ул, гомумән, мине яшьли үзаллылыкка өйрәтте. Моның өчен мин аңа рәхмәтлемен. Үзе эшкуар буларак, мине саклап йөрмәде. “Үз башың бар, уйла, эшлә!” дияр иде.

Сәнгать институтында Резеда Фәхруллина, Таңчулпан Бабичевада сабак алдым.“Нур” театры белән укыганда ук таныштык. Барысы да мине Чаллыга кире кайтыр дип уйлады. Мин эшкә урнашкач та, директорга: “Театр минеке, беркая да китмим дә, кайтмыйм да!” дидем. Әнине дә Уфага китерергә теләгән идем әле. Рольләр бирделәр, әкиятләрдә уйный башладым. Әкиятләрнең барысында уйнадым.

–Айгөл,син бит игезәк Юнысовларның берсенең хатыны. Бутамыйсызмы аларны?

–Юююк инде. Минеке –Алмаз. Беренче курстан ук бергә укыдык. Күрше генә бүлмәләрдә яшәдек. Алар шундый акыллы егетләр, бик яхшы дуслар булдык. Нинди ярдәм кирәксә дә, киңәш - табышка да аларга мөрәҗәгать итә идем. Татар дискотекаларын бергә уздыра идек. Әйтәм ич, тик дуслар гына идек. Чаллыга кайткач, Әнигә шундый яхшы дусларым бар дип мактандым. Телевизорны ачсак – алар!. Шунда Әнием: “Шул егетләрнең берсенә кияүгә чык та куй инде!” -диде. Исең китәр, алдан күргән диярсең.


Аннары театрга эшкә килгәч аралар якыная башлады. Безгә “бигрәк килешәсез, бер-берегезгә туры килеп торасыз,уйлашыгыз әле” дип әйтүчеләр дә булды. Шулай дуслыктан мәхәббәт бөреләнде. Алты ел бергәбез, улыбыз Айвазга дүрт яшь тулды.


–Айваз да театрда үсә, дисең, аның да сәләтләре ачыла башлагандыр?

– Теле татарча ачылды. “Туган тел”не ятлап үсте. Әкиятләрне дә гел татарча сөйлибез. Әтисе бигрәк тә туган телгә сак кеше, нык игътибар итә моңа, нык яратам ул сыйфатын да. Балалар бакчасына барганда бер урыс сүзе белмәгән бала хәзер урысча үзенчә җырлар иҗат итә. Татар телле чаралар күбрәк булсын иде, телне саклап калу өчен. Татар якшәмбе мәктәбенә йөртәчәкбез дип торабыз. Айвазның бар да экспромт белән туа. Һәр эшкә карата шигырь, җыр такмаклый. Биюгә дә “үзем”, ди. Хәрәкәтләрне үзе уйлап таба. Югыйсә, мин биюче булырга хыялланып, биеп үскән кешемен. Аякларыңны көчәндерергә ярамый дип, ул уемнан кайтардылар. Әмма классик биюләрне ташламадым. Һинд мәктәбенә барып, аларның бию осталыгын өйрәндем, 8 ел биим. Декретка чыкканчы, театрда акча аз иде, балалар бакчасында музыкаль хезмәткәр, хореограф булып эшләдем. Декрет ялында 3 ел утырсам да, гел иҗат белән мәшгуль булдык. Алмаз белән иҗат казанында кайнап сизмәдем дә. Кул эшләрен яратам. Декрет ялында утырганда махсус курслар үттем, тегәм, пешерәм, үрәм, бәйлим. Тик кенә торганым юк.


–Артист, хатын, Әни, бала булуы бик җиңел түгелдер?

–Җиңел, Аллага шөкер. Аллаһы Тәгалә адәм баласына тарта алган кадәр бирермен дигән бит. Бала да “театрга барам” дип кенә тора, кечкенәдән өйрәнгән. Алмаз тәнкыйтьчем дә, киңәшчем дә. Һәр ролемне, эшемне анализлап тора. Бер казанда кайнагач, аңлый, ярдәмләшә, ул мине күтәрә, рухландыра. Рәхмәт аңа! Аллага шөкер, күз тимәсен, тормышыбызга тагын матурлык, бәхет кенә өстәлеп торсын!

–Рольләрне яратып, күңелеңне биреп уйнауда шушы гаилә җылысы да дәрт бирәдер. Чираттагы премьера – “Айгөл иле”н атап әйтүем инде.

– Әйе. Бу спектакльгә актерларны бик җентекле сайлап алганнар дип уйлыйм. Байрас Надымович: “Айгөл, бу рольдә сине күрәм!” диде. Зиннур Фәритович Сөләйманов белән “Һинд кызы”н бергә эшләгән идек инде, аңлашып эшләдек. Бик үтемле роль булды ул. Әле дә Айгөл образы белән яшим. Башымда шул Айгөл. Роль өстендә эшләү дәвам итә. Килеп чыкмас дип уйлаган чакларым да булды. Ярый Алмаз аңлый торган кеше, мин аның белән өйдә роль өстендә эшләвемне дәвам иттем. Хореограф Рәмизә Мөхәмәтшина бик яхшы психолог та, миңа эчке линияне дә эшләргә бик ярдәм итте. Пластика гына түгел бит, төп геройның ялгыз калып, сәхнәне тоту осталыгы бик зур җаваплылык. Аңа зур рәхмәтлемен.”Төп герой булып ачылудан курыкма!” диде ул миңа. Режиссерларыбызның да һәркайсысыннан бик күп өйрәнәбез, алабыз. Зур иҗади талпыныш белән эшлибез.

–Айгөл илендә син бөтен күңел сафлыгың белән килеп бастың кебек тоелды.

–Әнием мине һәрвакыт кеше булып калырга өйрәтте. Кешеләр турында яхшы фикердә булырга кирәк, яхшылык эзләргә кирәк. Шул вакытта бөтен мохит тә яктырак булачак. Шулай итсәң, сиңа яхшы кешеләр күбрәк очрый дип өйрәтте. Ул үзе оста психолог. Айвазны тәрбияләгәндә әнигә еш мөрәҗәгать итәм.

–Әлеге вакытта нинди ролдь өстендә эшлисең?

–Куелган спектакльләр белән районнарга чыгып йөрибез. “Хыял йорты”нда Айгөл образларын эшләдем дә, бераз ял итәм әле.

–Нинди хыялларың бар?

–Сүзсез генә пластик спектакль куясы килә. Беренче елдан ук шул хыял бар.


–Кумирларың?

–Әлбәттә, Сәвия апа Сираева. Ул шулкадәр бай, чын зыялы, тәрбияле, акыллы , олы йөрәкле шәхес. Ул мине бик якын күрә, мин аның белән киңәшләшәм. Ул тынычландыра, киңәшләр бирә. Кешене бик нык тоя белә. Иренмичә күрсәтеп сөйләп, гримнар салырга да өйрәтте. Үзенә дә, безгә дә вакыт таба, ул һәрвакыт чибәр, матур - чын хатын-кыз. Үзе һәрвакыт заман белән бергә атлап бара.


Аннары Зөһрә апа Шәрәфетдинованың декреттан чыгуын көтәм. Шулкадәр якын, кадерле хезмәттәшем. Җаннарыбыз аваздаш, ул чиста күңелле. Аның кебек буласым килә.

Яшь һәм өметле, иң мөһиме – булдыклы Айгөлебезгә киләчәктә дә уңышлы иҗат һәм бәхетле гаилә тормышы телибез!
Читайте нас: