Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 ноябрь 2019, 15:25

Йокы нигә кирәк?

Кешеләр начаррак йоклый башлаганнар. Тикшерүләр үткәргән галимнәр барлык халыкның 30 процент чамасында йокы белән бәйле проблемалар барлыгын ачыклаган.

Ә 10 процент халыкта, гомүмән, йокысызлык чире күзәтелә һәм бу көндез төрле катлаулы проблемалар килеп чыгуга сәбәпче була икән.
Беренче карашка, йокы туймау юк кына нәрсә кебек тоела. Ә чынлыкта йокы – кеше организмының иң мөһим ихтыяҗы. Әгәр дә тиешенчә йокламыйбыз яки йокы сыйфаты начар икән, бу безнең психик һәм физик сәламәтлеккә тәэсир итә. Хәтта аз гына йокы туймау да хәтер начараюга, кәеф төшүгә, шулай ук мускулларның көч туплау тизлегенә начар тәэсир итә. Җитмәсә, 5 сәгатьтән азрак йоклауның симерүгә китерүе дә дәлилләнгән.
Йокысы туймаган кеше үзенә генә зыян салып калмый, ул әйләнә-тирәдәгеләр өчен дә борчу тудыра. Мәсәлән, эшендә нәтиҗәлелек кими, шулай ук юл-транспорт фаҗигаләренең 20 процентында да алар гаепле.
Төрле бәла-казаларны булдырмас һәм сәламәтлеккә зыян китермәс өчен өлкән кешегә тәүлегенә 7-8 сәгать йокларга кирәк. Бу вакыт эчендә баш мие “сүтеп-корыла”, мускуллар һәм иммун системасы үз халәтенә кайта, нерв системасы эчке органнарның эшен анализлый һәм җайга сала.
Читайте нас: