Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 ноябрь 2019, 12:00

Җылыту озакка бармаячак

Кыска вакытлы җылы һава торышы атна ахырына салкынына алмашыначак.

Кыска вакытлы җылы һава торышы атна ахырына салкынына алмашыначак, дип хәбәр итә Башгидромет.
Бу көннәрдә Урта диңгез һава массалары йогынтысында һава температурасы төнлә +2,+7, көндез +5,+10 градуска кадәр күтәреләчәк.
Бу һава температуралары гадәттәге күрсәткечләрдән 6-9 градуска югары, ди синоптиклар.
7 ноябрьдә республиканың күп өлешендә яңгырлар явачак. Юлларның аерым өлешләрендә һәм тротуарларда тайгак булачак, аеруча 6 ноябрьдә. Түбән һава басымы белән югары басым каршылыгында көчле җил исүе, давыл көтелә. Мондый һава шартларында күптән түгел яуган кар тулысынча диярлек эреп бетәчәк. 8 ноябрьдә салкын һава фронты үтүе сәбәпле төбәктә һава температурасы түбәнәя башлаячак. Төнлә һәм көндез һава температурасы 0,+5 градус булачак. Республиканың көньягында кар катыш яңгыр явуы күзәтеләчәк. Юлларда бозлавык булуы көтелә.
Читайте нас: