Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 ноябрь 2019, 12:00

Унберенче баласын тапкан

Стәрлетамак районында бу иң зур күп балалы гаилә, анда 8 кыз һәм 3 малай тәрбияләнә.

БР Юстиция эшләре буенча дәүләт комитетының Стәрлетамак районы ЗАГС бүлеге Негодин Арсений Андерй улының тууын теркәгән. Олы Куганак авылында яшәүче Андрей һәм Елена Негодиннар гаиләсендә бу 11нче бала.
“Стәрлетамак районында бу иң зур күп балалы гаилә, анда 8 кыз һәм 3 малай тәрбияләнә”, - дип хәбәр итәләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Елена Леонидовна балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән, аның ире Андрей Владимирович водитель-дальнобойщик булып эшли. Шактый зур хуҗалыклары бар – алар күпләп сыер, куяннар, кош-корт тота.
Елена сүзләре буенча, ир белән хатын арасында мәхәббәт һәм бер-береңне аңлашу булганда барлык тормыш авырлыкларын да җиңәргә була. Дус, тату гаиләдә балалар да сәламәт һәм бәхетле үсә.
Читайте нас: