Кикбоксинг буенча дөнья, Европа һәм Русия чемпионы, Уфа егете акча белән проблемалары аркасында наградаларын сата.
Кирилл Москвинга 47 яшь. Әлеге вакытта ул четерекле хәлдә калган – чемпион тренировкалар үткәрү өчен зал ачкан. Нияте – залда тренировкалар үткәрергә теләүче башка тренерларны табу һәм аренда хакын бүлешеп түләү. Ләкин аның бу нияте чынга ашмаган.
Ә хәзер Кирилл хыялын тормышка ашыру өчен үзенең 2 наградасын - Европа һәм дөнья чемпионатында яулаган билбауларын сатарга уйлаган. Әгәр спортчыга ярдәм итәргә теләүчеләр булса, аны ВК һәм фейсбук социаль челтәрләрендә табарга була.