Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 ноябрь 2019, 18:30

Беркайчан да “әйе” димә!

Сезгә билгесез, таныш булмаган номердан шалтыратсалар, “алло”, “тыңлыйм” дигән сүзләрне кулланыгыз.

Сезгә билгесез, таныш булмаган номердан шалтыратсалар, “алло”, “тыңлыйм” дигән сүзләрне кулланыгыз.
2018 елның 1 нче июленнән банклар клиент биредә булмавыннан башка да хезмәтләр күрсәтә башлады. Клиентны идентификацияләү өчен аның тавыш эзләре дә җитә. Менә моның белән мошенниклар файдаланып, кешеләрнең биометрик мәгълүматларын җыялар. Экспертлар фикеренчә, “әйе” дигән сүзегезне мошенниклар тавыш эзләрен җыю өчен куллана ала. Бу проблема ел ярым элек кискенләшә.
“Әйе”, “раслыйм”, “ризамын” кебек берничә төп фраза җитә аларга безнең тавыш эзләребезне җыю өчен. Шуннан соң карак, минимум, корбанының счетыннан акча күчерә алачак. Ә максимум нәрсә булачагын бер дә тикшереп карыйсы килми.
Читайте нас: