Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 ноябрь 2019, 20:30

5 ноябрьдә нинди һава торышы булачак?

Иртәгә, 5 ноябрьдә, республикада кар явуы көтелә.

Иртәгә, 5 ноябрьдә, республикада кар явуы көтелә. Кар урыны-урыны белән яңгырга күчәчәк. Көндез аерым районнарда бозлавык, автомобиль юлларында төнлә һәм иртән бозлавык булуын, томан төшүен фаразлый синоптиклар.


Күрүчәнлек 500-100 метрга кадәр төшәргә мөмкин. Секундына тизлеге 18 метрга кадәр искән җил чыгуы көтелә.


Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты көчле җил аркасында электр линияләре өзелеп төшү мөмкинлеген һәм агач ботаклары сыну ихтималын искәртә. Һава температурасы көндез +3 ... -2 градуска кадәр. Синоптиклар фаразлары буенча бу һава торышы сишәмбе кичкә кадәр дәвам итәчәк.




Читайте нас: