Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 ноябрь 2019, 14:06

Кырымга тимер юлдан кайчан йөри башларбыз?

Симферополь һәм Севастопольгә тимер юл буенча быел баручылар булырмы?

Симферополь һәм Севастопольгә тимер юл буенча беренче пассажирлар быел ук йөри башлаячак дип хәбәр итәләр илнең Транспорт министрлыгыннан.


Моның өчен тимер юлның Керчь бугазы аша үтүче өлешен сафка кертү генә кирәк. “Поездлар хәрәкәтенең маршруты һәм графиклары төзелгән” диелә ведомство хәбәрендә.

Пассажирларны Русиянең шәхси “Гранд Сервис Экспресс” компаниясе ташыячак. Министрлыкта әйтүләренчә, компания үзе шундый тәкъдим белән чыккан. Әйтергә кирәк, “Гранд Сервис Экспресс” 2002 елда төзелгән. Бу компания тимер юл буенча пассажирларны “комфорт-класс” белән йөртә, Мәскәү-Петербург маршруты буенча да эшли. Министрлык вәкилләре сүзләренчә, “Гранд Сервис Экспресс” тиешле таләпләргә җавап бирә.


Краснодар крае белән Кырымны тоташтыручы күпер – Русиядә иң озыны. Аның озынлыгы – 19 километр. Аның аша автомобильләр йөри башлауны 2018 елның декабренә планлаштырганнар иде. Әмма эшләр ният иткәннән алда тәмамланды һәм Русия Президенты Владимир Путин күпернең автоюл өлешен 15 майда ачты. Ә тимер юлы өлеше буенча поездлар хәрәкәтен ачу тантанасы агымдагы елның декабрендә булыр дип күзаллана.


Читайте нас: