Ахирәт кызлар белән беркөн шул темага сөйләшеп утырдык. Аларның берсе әлеге вакытта декрет ялында.
Ул ире аңа сабый баланы карашырга бөтенләй ярдәм итмәве турында ачынып сөйләде: “Ярдәм итми. Эштән кайткач, әзер кичке ашны ашый да “мин арыдым, миңа тимәгез” дип, я телевизор карарга утыра, я компьютерда уеннар уйный, я телефонына текәлә. Баланы, күп дигәндә, бер биш минутка гына кулына ала. “Мин дә арыдым”, - дип әйтә башласам, “ә син өйдә утырасың бит, нишләп арыдың” дип кимсетә. Шулай хатын-кызның эше күренми шул... Тыныч кына юынырга түгел, хәтта бәдрәфкә да керә алмыйм бит”.
Икенче ахирәтем: “Ә мин ана белән ата икесе дә балага игътибарны уртак бүләргә тиешләр дип саныйм. Мин посуда юган арада, ирем баланы карап тора. Ял көннәрендә, мәсәлән, баланы аңа калдырып, 1-2 сәгатькә генә булса да берәр кая барып килә алам”.
Бу яктан мин бәхетлемен. Шөкер, ике ул үстерәбез, ирем балаларны карашты. Хатын-кыз эшен эшләмәде, ә менә мин табак-савыт юганда, өй җыештырганда, я башка берәр эшем булса, баланы уйната иде. Я саф һавага алып чыгып китә. Төнлә балалар елап уянганда аны борчымадым, чөнки иртән эшкә барасы бар бит.
Ә сезнең ирегез бала карашырга ярдәм итә идеме? Гомумән, ярдәм итәргә тиешме? Фикерләрегезне язып салыгыз, дуслар.