Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 октябрь 2019, 14:34

Ярый әле этен саф һавага алып чыккан...

Уфада Президент Отельдән ерак булмаган урман зонасында бер хатынкай өшегән ирне табып алган.

Уфада беренче кар яуды. Беренче кардан соң тагын да көчлерәк суыклар, беренче таеп егылулар, өшеп-туңулар да озак көттермәс инде, шәт. Һәрхәлдә бик сак булырга кирәк.


Ә бүген исә Уфада Президент Отельдән ерак булмаган урман зонасында бер хатынкай өшегән ирне табып алган. Ханым шул тирәдә этен саф һавага алып чыккан булган. Чокырга егылып төшкән, ярыйсы ук туңарга өлгергән ирне дә шул хатын күреп алган.

ЧП урынына тиз арада коткаручыларны чакырталар. Алар ирдән ничек итеп чокырга төшүен ачыклый алмаган. Иркәй үзенең нык өшүен көч-хәл белән генә әйтә алган. Аны носилкаларга салып ашыгыч ярдәм хезмәтенә тапшырганнар. Соңгылары ирне дәваханәгә алып киткән. Ярый әле, исән калган. Туңып үлүе дә бар иде бит.
Читайте нас: