Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 октябрь 2019, 18:00

Уфа-Ырымбур арасы, җилдереп кенә барасы

Ике араны тоташтырган юл участогы ачылды.

Ике араны тоташтырган юл участогы ачылды.
Башкортстанның «Приуралье» юл төзү хуҗалыгы капиталь төзекләндерүдән соң Р-240 юлының Уфа — Ырымбур арасындагы 37 – 52 чакрымнарны куллануга тапшырды.
«Юл төзүчеләр яңа катламнар түшәде, кар һәм яңгыр сулары өчен торбалар салды, юл читләрен ныгытты, һәр юнәлешкә автобус тукталышларын яңартты», — дип хәбәр итә оешманың матбугат секретаре Алсу Бабичева.
Аннан тыш, биредә яңа юл кагыйдәләре билгеләре, сигнал баганалары, барьер киртәләре куелган.
Юл хәрәкәте өчен бик мөһим булган горизонталь разметкалар термопластиктан эшләнгән.
Ышандыруларынча, юл чыгымнарны уйлап, озак хезмәт итәрлек итеп төзекләндерелгән.
Читайте нас: