Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 октябрь 2019, 14:19

Торакны залогка алуны тыячаклар

Бу закон торак рейдерлыгын киметер дип ышанасы килә.

Микрокредит финанс оешмалары ноябрь башыннан займнар биргәндә кешеләрнең торагын залогка ала алмаячак.


Гомум милектәге өлешне һәм өлешләтә төзелештәге өлешләрне дә залог рәвешендә карап булмаячак.

Бурычлары җыелу аркасында кешеләрнең бердәнбер торакларыннан да колак кагу очраклары күбәюе әлеге тыюны кертүгә сәбәпче булган.
Шул исәптән мондый документны эшләргә РФ Үзәк Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина да чакырган иде. Аның фикеренчә, бу закон мошенниклык очракларын киметәчәк. Проблеманы яз көне үк өйрәнә башлаганнар иде. Документ августта кабул ителде.
Читайте нас: