Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 октябрь 2019, 17:34

Тагын янгын

Бүген МЧСның төбәк идарәлеге Үзәгенә Стәрлетамакның Черноморская урамында бер бинада янгын чыгуы турында хәбәр килә.

Бүген МЧСның төбәк идарәлеге Үзәгенә Стәрлетамакның Черноморская урамында бер бинада янгын чыгуы турында хәбәр килә.
Көтелмәгән хәл чыккан урынга биш берәмлек техника һәм ундүрт янгын сүндерүче килеп җитә. Вакыйга булган урында ачыклануынча, янгын кулланылышта булмаган өч катлы кирпеч бинада чыга. Биредә элек ит комбинаты урнашкан булган.
«Янгын сүндерелә. Өч хәрби участок булдырылды. Янгын 90 кв.м мәйданда сүндерелде. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк”,- дип хәбәр итәләр МЧС матбугат үзәгендә.
Читайте нас: