Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 октябрь 2019, 17:24

Премьер-министрның идеясе хуплау тапмады

Дүрт көнлек эш атнасына күчүне бер предприятие дә хупламады, диде РФ Икътисади үсеш министры урынбасары Петр Засельский.

Дүрт көнлек эш атнасына күчүне бер предприятие дә хупламады, диде РФ Икътисади үсеш министры урынбасары Петр Засельский.


Аның әйтүенчә, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү буенча милли проектта катнашучыларның берсе дә бу идеяне кулланырга риза булмаган. “Инициативаны хуплаган предприятиләр булмады, - диде Засельский. – Башта “бәлки, идеяне милли проект предприятиеләрендә кулланып караргадыр?” дигән сүзләр яңгырады. Ләкин күреп торабыз – бу беркемгә дә кирәк түгел. Чөнки җитештерүчәнлек ул – эш көннәрен киметү түгел, ә нәтиҗәле итү”.

Министр урынбасары әйтүенчә, милли проектта башлыча сәнәгать предприятиеләре катнаша. Кем белә, бәлки, бу идея иҗат кешеләрен кызыксындырыр?
Читайте нас: