Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 октябрь 2019, 17:39

Матурлык остасы

Перманент макияж - бүгенге көндә бик популяр юнәлеш. Күпләр кызыксына. Бу процедурага барыр алдыннан нәрсәләр турында уйланырга кирәк?

Фотодагы бу чибәр ханым - минем якташым, Мишкә районы кызы Ирина Әхмәтҗанова. Сөекле тормыш иптәше Илгиз белән ике бала – уллары Урал белән кызлары Әминәне үстерәләр. “Без Илгиз белән өйләнешкәндә икебезгә дә 20 яшь иде. Ике пакет әйбер белән бергә яши башладык. Әле туплаган мөлкәткә ирешер өчен без көне-төне ал-ял белмичә эшләдек”, – дип сөйләде Ирина. Берничә ел инде матурлык өлкәсендә хезмәт күрсәтә. Перманент макияж (ПМ) мастеры ул. Бүгенге көндә бик популяр юнәлеш бу. Күпләр кызыксына. ПМ процедурасына барырга карар итәр алдыннан нәрсәләр турында уйланырга, эшләргә кирәклеге турында сораштырдым Иринадан.

– Ирина, матурлык өлкәсенә һәм перманент макияжга ничек килдең?

– Шундый очрак булды: 2011 ел, дус кызым кашына татуаж эшләткән иде. Мин шушы “шедевр”ны күргәч, “кеше йөзендә шулай рәсем төшерә алмас идем” дигән уйлар туган иде. Әмма “беркайчан да булмас” дияргә түгел икән...

Мин педагогика һәм психология факультетын тәмамладым. Балалар бакчасында эшләп алдым. Минем нәнәй дә, әни дә, апаларым да балалар бакчасында эшләгәннәр, шуңа мин дә династиядән тайпылмыйм дип, педагог карьерасын төземәкче идем. Чөнки балаларны бик яраттым, алар да мине яраттылар. Декретка чыккач, чәчәк кибетендә сатучы булып эшләп алган идем. Шунда чәчкә бизнесының бөтен серен белдем, ә иң мөһиме: акча тәмен тойдым. Декреттан соң чәчәк бизнесы белән шөгыльләнергә булдым, Илгиз минем теләгемне хуплады һәм ярдәмләште. Чәчәк кибетләре ачып җибәрдек. 4 ай буена балалар бакчасындагы эшем белән бизнесны бергә алып бардым. Тәүлегенә 15-17 сәгать эштә идем. Ирем болай булмый, бер эшне генә сайла дигәч, утырып елаган идем. Балалар бакчасындагы сабыйлардан башка нишләрмен дип. Чәчәк бизнесы – матур бизнес, хатын-кызларга туры килгән бизнес ул, аны сайладым. Ул бизнес белән шөгыльләнгән вакытта үземнең балаларыма вакыт җитми иде. Ярый нәнәләре бар. Матди яктан тәэмин ителдек, әмма буш вакыт юк иде.

Шуннан безнең тормышта Амвэй компаниясе пәйда булды. Аларның белем бирү системасына, бизнес мәктәбенә бик рәхмәтлемен, кешеләр белән аралашырга өйрәндем. Амвэй продукциясе белән без SPA процедуралар, макияжларның мастер-классларын үткәрә идек. Шул вакытта минем эчке тавышым: “Син матурлык өлкәсендә профессионал булырга тиеш”, – диде.

Шуннан чәчәк бизнесымны сатарга карар иттем. Тормышымда бу - иң зур хатамдыр (ирем алай дип уйламый).

Макияж да ясый идем, кашлар белән дә шөгыльләндем, шулай ук шугаринг белән дә. Шуннан клиентларымның үтенече белән (чөнки аларга минем каш ясавым ошый иде) микроблейдингка (татуаж белән каш ясау) укыдым. Аннан соң инде перманент макияж ясарга өйрәндем: кашлар, иреннәр, “стрелка”лар.

Иң мөһиме – теләсә нинди эшнең тәмен белеп эшләргә кирәк. Мин бәләкәй чактан ук рәсем төшерергә ярата идем. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә мине нәкъ кирәк урынга китергәндер дип уйлыйм.

Үз вакытымны үзем җайга салам, “начальник”лар да юк: монысы да бик әһәмиятле минем өчен.

– Син кемнәргә перманент макияж ясатырга киңәш итәр идең?

– Әлеге макияжны сәламәтлек ягыннан каршылыклар булмаган кешеләргә ясатырга ярый. Гадәттә иртән матурлык процедураларына вакытларын җиткерә алмаган гүзәл ханымнар эшләтә. Хатын-кыз шундый бит инде ул, я кашы ошамый, я иреннәре, төзәтергә, матурайтырга кирәк. Шулай ук олыгаеп барган ханымнарга битләренә буяуларны кайтарыр, йөз чалымнарын ачык чагылышлы итү өчен эшләтергә киңәш итәр идем.

– Кемнәргә перманент макияж эшләтергә ярамый?

– Беркайчан да эшләргә ярамый шикәр диабеты, эчке органнарның авырулары, бавыр һәм бөер җитешсезлеге, теләсә нинди хроник авыруларның кискенләшүе чорында, псориаз, ВИЧ, гемофилия һәм канның оешу сәләте түбәнәйгән башка авырулар, эпилепсия, психик авырулар, алкоголь һәм наркотик исереклек булганда.

Түбәндәге авырулардан терелгәч кенә ярый: ОРВИ кебек бөтен салкын тидерүләр, хәтта гади томау булса да; тиредәге ялкынсыну процесслары, биттәге эренле сыткылар, розацеа; антибиотик, кортикостероид, антикоагулянт, ретиноид һ. б. көчле дарулар кулланганда дәвалау курсы беткәннән соң ике атна үткәч кенә. ПМ – организм өчен стресс. Шуңа күрә аны эшләү алдыннан кан басымын тикшерергә кирәк. Шулай ук аллергия белән җәфалансагыз, процедура алдыннан буяу пигментларына һичшиксез тест ясарга кирәк. Герпес авыруыннан соң 3-4 атна үткәч кенә перманент макияж ясала. Конъюнктивит вакытында, аңлап торасыздыр инде, шулай ук ясатырга ярамый.

Авырлы һәм бала имезгән вакытта эшләмәскә киңәш ителә. Имезүне туктатканнан соң 2-3 ай үткәч кенә процедурага барырга мөмкин.

– Перманент макияж процедурасының үзенчәлекләре?

– Эпидермисның өске катламнарына төсле пигмент кертү ярдәмендә эшләнә процедура, шуңа күрә мондый макияжны микропигментлау яки татуаж дип тә атыйлар. Әмма татуажны татуировкадан аерып карарга кирәк. Татуировкадан аермалы буларак, перманент макияж биттә гомерлеккә эшләнми. Уртача алганда тиренең өске катламнарында 3-5 ел тора, шуннан соң организмнан тулысынча чыгып бетә.

Перманент макияж, теләгән нәтиҗәгә ирешер өчен, төрле техникаларда үтәлергә мөмкин. Мәсәлән, кашлар ясаганда аларның һәр бөртеге төшерелә. Керфек араларын гына буяу, я күз кабакларына төрле “стрелка”лар төшерү. Иреннәрне буяганда гына да 3 төрле техника кулланыла: аларны контуры буйлап сызып чыгу, иреннәрне тулысынча буяу һәм 6D-технология (иреннәрне зурайту).

– Һәр процедурага кеше әзерләнеп барырга тиеш, әйме?

– Дөрес. Микропигментлау нәтиҗәсендә тире катламнары җәрәхәтләнә, шуңа күрә бу процедура махсус әзерлек таләп итә.

Бер тәүлек кала канны сыеклаучы препаратлар (аспирин һәм башкалар) кабул итмәгез. Бер атна кала – алкоголь, тәүлек кала кофе эчмәгез һәм диңгез продуктлары ашамагыз. Алар кан йөреше белән лимфа хәрәкәтен акрынайталар, бу үз чиратында авыртуны баса торган препаратларның тәэсиренә һәм буяуның тигез итеп таралуына йогынты ясый.

– Процедурадан соң көзгегә караган саен еламас өчен ПМ осталарын ничек сайларга? Шунда ук юып ташлап булмый бит әлеге макияжны.

– Катлаулы сорау. Билгеле остага барырга тырышыгыз. Менә моңарда арзанрак дип, түбән бәя куйган осталарга ышанмагыз. Сыйфатлы, зарарсыз материаллар, аппаратура очсыз булмый.

– Перманент макияж никадәр начаррак эшләнгән, ул шулкадәр озаграк саклана дигән сүзләр бар. Процедураның нәтиҗәсе ошамаса, нәрсә эшләргә?

– Әгәр ПМның нәтиҗәсе ошамаса, чара берәү генә: лазер. Тиредән пигментны тулысынча чыгарып бетерү өчен бер ай дәвамында берничә әзрәк авырттыра торган процедура үтәргә туры киләчәк.

– Клиентлар бөтенләй көтелмәгән үтенечләр белән килгәне бармы?

– Бер ханым бик хисләнеп “иреннәрне чәйнәгәндәге кебек төс кирәк”, диде. Тагын бер кызның теләге: “төннең буе ирем белән үбешеп чыкканнан соң була торган иреннәр телим”. Кашлар турында әйтәсе дә юк инде, берәү килеп, дуга кебек (стакан куеп сызып чыккан кебек) кашлар ясавымны үтенгән иде.

– ПМ остасы эшендә иң катлаулы әйбер?

– Тире төрләрен тулысынча өйрәнү өчен күп кенә вакыт таләп ителә. Чөнки һәр типка буяу төрлечә керә. Шулай ук клиентлар белән эшли белергә кирәк.

– Киләчәккә планнарың?

– Алла боерса, перманент макияж өлкәсендә укырга теләүчеләргә белемнәремне тапшыра башларга планлаштырам.


Фото: Ирина Әхмәтҗанованың гаилә фотоархивыннан.
Читайте нас: