Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 октябрь 2019, 12:43

Хатынны йортына кадәр кем озаткан?

Озак та үтми, күктә Ләйләдән алда бер шар сыман яктылык пәйда була.

«Кешенең вафаты турында ишетсәң, җеназасында катнашырга тырыш. Йөргән аякларыңа сихәтлек, күңелеңә иман нуры иңәр. Гомерең озын булыр, яшәвеңнең мәгънәсен аңларсың», диелгән бер хәдистә.


Аллаһы Тәгалә бу тормышта тууны да, үлемне дә могҗиза иткән. Безне таң калдырган серлелеген дә өстәгән.

Ләйлә туганнарыннан ерак яши. Аңа абыйсының вафат булуы турында хәбәр итәләр. Ире белән җеназада катнашкач, кайтыр юлга чыгалар. Кыш. Җәяүле буран чыга. Хәзерге кебек машиналар да йөреп тормый. Бер машина туры килгәч, бер кешелек урын була, ире Ләйләне утыртып җибәрә.


Кичке караңгылык иңә. Машина авылга ук кайтмый, Ләйләне юлда төшереп калдыра. 5 чакрым җәяү кайтырга кирәк була. Юлның катысын тоя-тоя, әкрен генә атлый ул. Имән авылы кырда кала. Кереп кунар гына иде, өйдә яшь балалары үзләре генә. Ана йөрәге түзәме соң, алга атлый. Үзе сөйләнә:


– Йә, Раббым, рәхмәтеңнән ташлама, мине адаштырма, дөрес юлдан яздырма, өйдә яшь балаларым бар, – ди.

Озак та үтми, күктә Ләйләдән алда бер шар сыман яктылык пәйда була. Ул атлаган саен, яктылык та алдан бара. Кайтып җиткәнче сукмак турысын яктырта. Авылга җиткәч, бу яктылык юкка чыга.


Күпме гомер узган. Балалар үсеп беткән. Ләйләнең күңелен үз күзләре белән күргән шушы нур һаман яктыртып, җылытып тора. Бу нинди нур булды икән, дигән сорауга ул әле дә җавап эзли.


Изге кешенең җаны изгелек, начар кешенең җаны начарлык эшли, дигән гыйбарә бар бит. Күрәсең, абыйсы изге җан булгандыр. Аллаһы Тәгалә, Ләйләгә ярдәм итәргә теләп, абыйсының җанын нур итеп җибәргәндер. Аллаһы Тәгалә барысын күрүче, гаделлек белән хөкем итүче бит ул.

Читайте нас: