Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 октябрь 2019, 16:00

Тәнзилә әби белән хушлаштык

Аның исеме Русиянең Гиннесслар рекорды китабында иде.

Аның исеме Русиянең Гиннесслар рекорды китабында иде.
Әстерхан өлкәсенең Кызыл Яр районы Әлчә авылында гомер иткән йөзьяшәр Тәнзилә әби Бисембаева бакыйлыкка күчте.
2016 елдан башлап әбиебез йөзьяшәрләр исемлегендә планетада иң өлкән кеше булып торган. Тәнзилә Нәсихан кызына тагын ярты елдан 124 яшь тулыр иде. Ләкин кеше гомере чиксез түгел.
–Тәнзилә әби тыныч кына китте. Бөтен авыл белән озаттык, – дип хәбәр итә “Российская газета”га район җитәкчесе Нургали Байтимеров.
Уйласаң, уелып китәрлек. Тәнзилә әби 1896 елда туган. Ул гасырдан артык тарихның шаһиты. Күпме тарихны үзе белән алып китте Тәнзилә әби?!.
Йөзьяшәр әбиебез сигез балалы гаиләдә иң өлкәне була. Үзе өч ул тәрбияләп үстергән. Ун оныгы, 25 туруны һәм ике дүртенче буын оныгы бар.
Ак яулыклы әбиебез Ходай хозурында була күрсен.
Читайте нас: