Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 октябрь 2019, 15:12

Син кемне сайлар идең?

Башкортстанда республиканың иң лаеклы гражданнарын сайлау башланды.

Башкортстанда “За честь республики” фестиваль-конкурсы бара. Анда катнашып, республиканың иң лаеклы гражданнарын сайларга мөмкин.


Тавыш бирү 12 номинация буенча оештырылган. Бу номинацияләр тормыш һәм эшчәнлекнең иң мөһим юнәлешләрен үз эченә ала: фән һәм мәгариф; сәламәтлек саклау; мәдәният һәм сәнгать; дәүләт эшчәнлеге; сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш; эшкуарлык; кыю һөнәр ияләре; спорт; җәмәгать эшчәнлеге; актив гаилә; киң мәгълүмат чаралары; батырлык кылучы кешеләр.

Һәр номинациядә бер кеше өчен тавыш бирергә мөмкин. Тавыш бирү “Общественная электронная газета” сайтында бара. Моның өчен түбәндәге сылтама аша керергә була: Финальное голосование проходит на сайте «Общественной электронной газеты».


Тавыш бирү 28 октябрьдә башланды һәм Халыклар бердәмлеге көнендә – 4 ноябрьдә тәмамлана.

Бәйге җиңүчеләрен истәлекле бүләкләр көтә. Бүләкләү тантанасы 26 ноябрьдә Уфада “Башкортостан” дәүләт концерт залында үтәчәк.
Читайте нас: