Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 октябрь 2019, 11:36

- 10 градуска кадәр суытачак ди

Cиноптиклар өч көнгә һава торышына кагылышлы фаразларын җиткерде.

Республиканың синоптиклары өч көнгә һава торышына кагылышлы фаразларын җиткерде.
Башгидромет мәгълүматларына ярашлы, бүген, 30 октябрьдә, көн болытлы булмакчы. Урыны белән аязучан. Урыны белән бераз кар катыш яңгыр явуы көтелә. Җил көнбатыштан уртача. Һава температурасы көндез 0дән +5 градуска кадәр, көньякта +10 градуска кадәр җылы булачак.
Иртәгә, 31 октябрьдә, яңгыр явуы көтелә, урыны белән кар явуга күчүчән, юлларның аерым урыннарында бозлавык, җепшек карның электр линияләренә һәм агачларга сыруы көтелә. Юлларда хәтта кар салуы мөмкин диләр синоптиклар. Моңа ышаныргамы-юкмы соң?
Җил көньяк-көнчыгыштан, урыны белән көчәеп, көнбатыштан исәчәк дип фаразлый синоптиклар. Һава температурасы төнлә һәм көндез - 3тән +2 градуска кадәр.
Көзнең соңгы аеның беренче көнендә, 1 ноябрьдә, кар явуы көтелә, юлларда - бозлавык. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан уртача исүе көтелә.
Синоптиклар фаразлары бигрәк “усал” төсле. Нүжәли кар да явар, юлларда бозлавык та булыр? Кем әйтмешли, карарбыз...








Читайте нас: