Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 октябрь 2019, 20:57

Туңдырылган карлыганнан пирог

Моның өчен түбәндәге ингредиентларны алыгыз:

Моның өчен:


3 йомырка,

1стакан шикәр комы,

150 гр ак май,

1 аш калагы крахмал,

1 кап камыр йомшарткыч,

1 кап ванилин,

2 стакан он,

1 стакан эретелгән карлыган җимеше.


Иң башта ак майны кызу утта эретеп, 3 йомырканы һәм 1 стакан шикәр комын кушып туглыйбыз, крахмал, ванилин, камыр йомшарткыч кушкач онны өстәп янә озак итеп ботап, әзер массаны табага салабыз. Һәм 1 стакан эретелгән карлыган җимешен өстенә сибеп, мичкә куябыз.180 градуста 40 минут тотабыз. Карлыган пирогы әзер.


Чәйләрегез тәмле булсын.

Читайте нас: