Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 октябрь 2019, 21:07

Республиканың өч дәваханәсенә яңа баш табиблар билгеләнде

Республикада иң зур дәваханәләрнең баш табиблары алмашынды.

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы республиканың өч дәваханәсенең баш табибларын алмаштырды.


Моңа кадәр 21нче санлы дәваханәнең баш табибы булып эшләгән Гөлнара Мостафина Уфаның 50нче санлы поликлиникасын җитәкли башлады.

“Ә 21нче дәваханәгә баш табиб итеп Ринат Нагаев тәгаенләнде”, – дип сөйләгән “РБК Уфа”га Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат сәркатибе Светлана Кускарбәкова. Әлегә кадәр Ринат Нагаев Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсен җитәкләде. Хәзер аның урынына моңа кадәр Уфаның 13нче санлы дәваханәсендә баш табиб булып эшләүче Эльза Сыртланова билгеләнгән. Ә 13нче дәваханәдә баш табиб вәкаләтләрен әлегә учреждениенең медицина буенча җитәкчесе алып барачак.


Баш табибларның эш урыннарын болай алмаштыруны планга ярашлы кадрлар үзгәреше дип аңлаталар төбәк министрлыгында.
Читайте нас: