Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 октябрь 2019, 14:24

Юллы булдылар!

Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты Илеш, Бакалы, Шаран районнарында юлларны ремонтлауга субсидия бүлү турындагы килешүгә җәй башында кул куйган иде.

Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты Илеш, Бакалы, Шаран районнарында юлларны ремонтлауга субсидия бүлү турындагы килешүгә җәй башында кул куйган иде.
Юл фонды исәбенә агымдагы елда Бакалы районының Әхмәр, Бугабаш, Яңа Шуган, Пальчиково авылларына килгән юлларны;
Шаран районындагы Түбән Ташлы-Туймазы, Каразыбаш-Сакты юлларына, шулай ук район үзгендәге Большая Больничная урамына;
Илеш районында Исәмәт-Төкәй-Тамак, Сүлте-Аташ юлларына, шулай ук Дөмәй авылында Яшьләр һәм Беренче май урамнарына, район үзәге Югары Яркәйдә Октябрьнең 50 еллык һәм Ходайбирдин урамнарына асфальт түшәләчәк, диелде хәбәрдә.
“Сенсация” тудыра торган зур яңалык булмаса да, шул районнарның шул авылларында һәм дә ки шул урамнарында яшәгән кешеләр өчен Марс планетасыннан марсианнар килә диюгә караганда да мөһимрәк яңалык булды бу. “Дүрт күзләп” көттеләр.
Дөмәй авылының Беренче май урамында мин туганнан бирле "асфальт салалар" бугай инде ул. Сүздә... Ә бу юлы техника белән тотындылар. Тик юл салучы техника урамда бер пәйда булды, бер югалды. Шулай итеп җәй үтте. Һәм менә “көзгә кереп киттек инде, булмастыр” дип өметләр өзелгәндә урам юлына асфальт түшәлде!
Читайте нас: