Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 октябрь 2019, 22:40

Ун томга гына сыймаган

Бүген Милли яшьләр театрында Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллыгы уңаеннан дөнья күргән унтомлык әсәрләр җыентыгының презентациясе үтте.

Бүген Милли яшьләр театрында Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллыгы уңаеннан дөнья күргән унтомлык әсәрләр җыентыгының презентациясе үтте.


Чара шагыйрьнең улы – язучы һәм тәрҗемәче Илгиз Кәримовны бер минут тын торып искә алудан башланды. Унтомлыкны әзерләүгә аның зур хезмәте салынган. Шулай ук җыентыкны туплауга зур өлеш кертеп калдырган Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбайга, галим-әдәбиятчы ГайсаХөсәиновка, филологлар Миңнегали Нәдергуловка, Фирдәүс Юнысовага, Флорида Фазыловага рәхмәт сүзләре яңгырады.

Җыентыкта язучының чәчмә әсәрләре дә, шигырьләре дә, сәхнә әсәрләре дә, публицистикасы да урын алган. Беренче том 2009 елда басылып чыкса, 2019 елда унынчы том дөнья күрде. Һәр томның тиражы – 2 мең данә.


– Мостай Кәримгә кагылышлы материал бик күп булды. Без аларны 10 томга гына сыйдыра алмадык. Шуңа да киләчәктә 11 том да дөнья күрәчәк, – диде “Китап” нәшрияты директоры Илһам Яндәүләтов.


Күренекле тележурналист Шәүрә Гыйльманова да радио һәм телевидение фондында сакланган шагыйрьнең чыгышлары зур кыйммәткә ия булуын, аларның да киләчәктә басылып чыга алуын билгеләде. Башкортстанның халык шагыйре Кадим Аралбай да яңа том тәкъдиме белән чыгыш ясады.


Милли яшьләр театры артистлары һәр томга карата театрлаштырылган тамаша әзерләгән. Алар Мостай Кәрим әсәрләреннән өзекләр, аның сүзләренә язылган җырлар һәм шигырьләре белән үрелеп барды.
Читайте нас: