З. Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты үзенең 100 еллыгын каршы алды. Бер гасырлык тарихы булган нәшрият бүген ни хәлдә? Китап уку иң популяр шөгыльләрдән саналмаган бу заманда нәшрият белән җитәкчелек итү җиңелме? Әлеге сораулар белән без “Китап” нәшриятының директоры Илһам Минигали улы Яндәүләтовка мөрәҗәгать иттек.
– Бер гасырлык юбилеен нәшрият нинди кәеф белән каршы ала?
– Әйе шул, нәшрият эшчәнлегенә 100 ел булган. Бер карасаң, бик күп кебек. Ә икенче яктан, ул кадәр дә түгел. Безнең күрше-тирә республикаларда да китап нәшриятлары үзләренең 100 еллыкларын билгели. Күптән түгел Удмуртиядә хезмәттәшләребезне котлап кайттык. Татарстан да быел бер гасырлык юбилеен билгеләячәк.
1919 елда революциядән соң республикалар барлыкка килгәч, һәр бер республика үзенең нәшрияты булырга тиеш дигән карарга килгәннәр. Бу дөрес тә булган. Чөнки нинди генә власть булмасын, аның үзенең гәзитләре, журналлары һәм, әлбәттә, китаплары булырга тиеш. Шул эш 100 ел элек оештырылган һәм бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Китапсыз тормышны күз алдына да китерергә мөмкин түгел. Электрон китаплар да үсешеп килә ул, әмма кәгазь итаплар яшәгән, яши һәм яшәячәк.
– Ничек яши? Шул турыда әйтеп китсәгез икән.
– Әлеге вакытта без бирешмибез. Бөтен Русия буенча караганда алдынгы урыннарда барабыз. Бездә елына 200дән артык атамалы китап чыга. Тираж – 1 млнга якын. Бу яхшы күрсәткеч. Рәсәй китап нәшер итүчеләр ассоциациясе бар. Алар безнең эшчәнлекне анализлап, рейтинг төзиләр. Шуңа сылтанып та әйтә алам: без алдынгы урыннарда барабыз. Бүгенге көндә ил күләмендә милли нәшриятлар әлләни күп тә түгел ул. Чувашстан, Татарстан, Удмуртия, Дагыстан, Чечняда һәм тагын берничә республикада бар. Шуңа мин начар хәлдәбез дип әйтмәс идем. Иң мөһиме, башка төбәкләр белән чагыштырганда безгә республика хөкүмәте ярдәм итә. Социаль әһәмияттәге китапларны чыгару өчен бюджеттан махсус акча бүлә. Бу зур ярдәм. Нәкъ шул ярдәм безгә китапларны зур тиражлар белән чыгарырга ярдәм итә.
¬–Китапларны сату мәсьәләсе ничек тора?
– Әйе, беренче чиратта нәшер итсәк, икенче бурычыбыз – китапларны халыкка илтеп җиткерү. Моның берничә юлы бар. Бездә чыккан китаплар тиражының төп өлеше район һәм шәһәрләрдә урнашкан китапханәләргә бушлай тарала. Ягъни безнең республиканың бөтен почмагына да барып җитә. Икенчесе, тиражның калган өлеше сатуга чыга. Үзебезнең кибеттә, шулай уҡ төрле торак пунктларында эшкуарлар аша сатабыз. “Автопробеглар” бар, районнарга чыгабыз, төрле күргәзмәләрдә йөрибез. Шул рәвешле яңа китапларны укучыларга күрсәтәбез, аларга алып барып җиткерәбез.
–Авторлар Башкортстан язучылар берлеге аша гына киләме сезгә? Әллә турыдан да кулъязмаларын күтәреп килеп керә аламы?
– Кулъязмаларны нәшрияткә тапшыруның ике төрле юлы бар. Әлбәттә, авторларыбызның күбесе Язучылар берлеге әгъзасы. Танылган, күренекле язучылар, шагыйрьләр, драматурглар. Аларны укучылар яхшы белә. Әмма шул ук вакытта китап сөючеләрне яңа исемнәр, яңа авторлар һәм яңа юнәлештәге, яңа эчтәлекле әсәрләр кызыксындыра. Әнә шул яңа исемнәрне ачу максатында “Яшьләр тавышы” сериясен чыгарып киләбез. Ул циклда без иң яшь авторларыбызның иҗат җимешләренә урын бирәбез. Китаплары зур түгел, йока тышлы. Әмма яшь авторлар өчен тәүге карлугачлары ¬– беренче китаплары бик кадерле, этәргеч, дәртләндергеч көч булып тора. Ул сериядә авторларның күпчелеген студентлар тәшкил итә. Яшьләргә бу әдәбият юлына аяк басарга мөмкинчелек дип уйлыйм мин.
Ә Язучылар берлеге әгъзалары кульязмаларын үзләре китерә һәм без аны комиссиягә тәкъдим итәбез. Шул ук вакытта Язучылар берлегендә тормаган авторлар да бар. Без аларны шулай ук кабул итәбез, әмма бер шарт белән. Кулъязмаларны кабул итү кагыйдәләренә ярашлы, алар шул ук язучылар берлегенә мөрәжәғәт итергә тиеш. Проза яки шигърият секцияләрендә кулъязмаларын тикшерткәч, китап итеп чыгарырга лаек дип табылган икән, протокол җибәрәләр. Шуның нигезендә без аларның кулъязмаларын комиссиягә тәкъдим итәбез. Комиссия үткәрсә, кулъязма китап булып чыга.
–Күпме вакыттан соң чыга инде ул? Чират озынлыгын соравым. Бер ай, бер ел, биш ел...
– Төрле вакытта төрлечә. Кайбер авторларның иҗат җимешләре республикада яки илдә барган вакыйгалар дулкынына туры килергә мөмкин. Мәсәлән, киләсе елда Бөек Җиңүнең 75 еллыгы. Әгәр кемнеңдер шул темага кулъязмасы чиратта тора икән, ул тизрәк үтеп китәргә мөмкин.
Безнең нәшрият белән хезмәттәшлек итәргә теләгән авторлар күп. Бездә ялгышмасам, әле 450-500 кулъязма язмышы хәл ителгәнне көтеп ята. Бу бик күп. Чөнки елына 200 китап чыгарган очракта да, аның күп өлешен дәреслекләр тәшкил итә. Димәк, нәфис әдәбият өлешенә урын азрак кала. Димәк, 10 елга җитәрлек запасыбыз бар булып чыга. Бу бер яктан әйбәттер дә бәлки. Икенче яктан, әлбәттә, авторларга көтүе авыр.
– Әрсезләшеп, бик еш килеп тизрәк бастырып чыгаруны сорап йөрүчеләр бармы?
– Һәркем үзенчә тырыша. Уфада яшәүчеләр атна саен килә ала, ә районнарда яшәүчеләрнең андый мөмкинлеге юк. Без һәрбер авторга игътибарлы булырга тырышабыз. Кулдан килгән кадәр. Әмма шул ук вакытта бөтенесенең дә теләген тормышка ашырырга физик мөмкинлегебез юк. Моны авторларыбыз аңларга тиеш һәм аңлый. Бездә язылмаган бер канун бар: биш елга бер китап чыгару. Китабың чыкты икән, сабыр гына биш ел көтеп тор. Сабыр иткән морадына җиткән дип юкка әйтмиләр бит. Кайвакыт шул сабыр иткән арада алар кулъязмаларын үзгәртә, төзәтә, тулыландыра. Хәтта көттергән өчен рәхмәт әйтүчеләр дә булгалый. Сирәк булса да...
Республикада, илдә барган вакыйгаларны күз уңында тотарга тиеш без. Мәсәлән, алдагы елда Фольклориада елы икәнен исәпкә алырга тиешбез. Шулай ук 2020 елда үзләренең 75 яшьлек юбилейларын каршылаучы авторлар күп. Хөкүмәт дәрәҗәсендә билгеләнгән юбилейлар: 50, 75 һәм 100 яшь. Аларны игътибардан читтә калдыру мөмкин түгел. Шуңа күрә төрлечә уйларга, төрле юлларын эзләргә туры килә.
Кайбер авторларыбыз спонсор табып мөрәҗәгать итә. Андыйларның кулъязмалары берничә ай эчендә чыгып китә. Әмма андый мөмкинлекләргә ия булучылар аз.
Дәүләт китап нәшрияты – республикада берәү генә. Без авторларга кулъязмаларын хөкүмәт ярдәме белән бушлай китап итеп чыгарырга ярдәм итәбез. Икенчедән, чыккан китапларын республика буйлап алар өчен чыгымсыз таратабыз. Китабы чыккан өчен гонорар түлибез.
–Ә ул гонорарның күләме ниндирәк?
– Монысы авторларның авырткан җирләренең икенчесе. Гонорар хөкүмәт тарафыннан документ нигезендә билгеләнгән. Кулъязманың күләменә, жанрына карап, яңа әсәрме ул, моңарчы басылган булганмы – барысы да исәпкә алына. Анда читкә тайпылыш була алмый. Әлбәттә, язучылар сүзенә караганда, элегрәк гонорар күбрәк булган. Ул вакытта бер китап гонорарына хәтта зуррак транспорт чарасы сатып алып булган. Ул вакыт белән чагыштырганда, әлбәттә, гонорар күп түгелдер.
–Димәк, бүген китап чыгарып, машина алып булмый?
–Башкалардан аерылып торган зур кызыксыну уятып, өстәмә тиражлар белән чыгарган китапны атый аласызмы?
–Мисал өчен, яшь авторлар арасында Айгиз Баймөхәммәтовны әйтер идем. Аның “Калдырма, әни!” дигән повесте басылып чыккан иде. Тиз арада таралып бетте. Берничә тапкыр өстәмә тираж белән чыгардык. Ул китап бик күп телләргә тәрҗемә ителде. Казахстанда, Татарстанда да нәшер ителде. Ул үзенең китабын популярлаштыру белән нык шөгыльләнә. Шулай ук Таңчулпан Гарипованың китаплары популяр, киштәдә озак ятмыйлар. Мостай Кәримнең китаплары тиз тарала. Классиклар, гомумән, тиз таралучан. Һәдия Дәүләтшинаның элек чыккан китапларын яңадан бастыруны сорыйлар. Зәйнәп Биишеваның китапларын сорыйлар. Чөнки алар юк, табып булмый.
–Балалар өчен китап чыгарасызмы?
–Балалар өчен ел саен 20ләп китап чыга. Нигездә өч телдә нәшер ителә бездә китаплар: башкорт, урыс һәм татар телләрендә. Кайбер китапларны инглиз телендә дә чыгарабыз. Француз, немец телендә чыгарган чаклар да буды. Мәсәлән, “Урал батыр”ны урыс, француз, немец, инглиз телләрендә чыгарган идек. Нинди китапны күпме күләмдә чыгаруга бәйле төп документны республика хөкүмәте каршындагы китап нәшер итү комиссиясе раслый. Һәм без бер ел дәвамында шул план буенча эшлибез. Анда бөтен юнәлештәге китаплар да бар.
–Күрше республика нәшриятлары белән алмаш китап бастырулар бармы?
–1994 елда Татарстан китап нәшрияты белән шундый килешү төзелгән. Бездә ул серия “Кардәшлек киштәсе” дип атала. Һәр биш ел саен шул килешүне яңартып торабыз. Шул сәбәп белән ике нәшрият очрашып, сабантуй үткәрү дә күркәм йолага әйләнде. Палаткалар корып, учак ягып, төрле спорт чаралары оештырып бәйрәм итәбез. Биш ел элек Илеш районының Уяндык авылында орашкан идек. Быел шундый ук күңелле чара Актаныш районында булды. Бөтен нәшрият бара алмый, әлбәттә, 20-25әр кеше алып барабыз. Бу килешү нәрсәдән гыйбәрәт соң? Татарстан китап нәшрияты безнең авторларны үзендә чыгара, без аларның авторларын башкорт телендә чыгарабыз. Ике республика язучыларын, авторларын китап укучылар белсен өчен бик яхшы алым дип уйлыйм. Һәм кибетебездә махсус киштә бар. Татарстан китап нәшриятының популяр китаплары бездә сатыла. Алар үзләрендә шулай ук безнекене сата. Кайда да без гел бергә. Бик татубыз, бер-беребезгә булышабыз.
–Электрон китаплар турында да сөйләшеп алыйк. Аларның тиражы ничек?
– Елына электрон вариантта 15ләп китап чыгарабыз. Аның үзенең уңай һәм тискәре яклары бар. Уңай ягы: полиграфиягә чыгымнары юк. Шул ук вакытта авторга гонорар күләме үзгәрми. Икенчедән, география киңлекләре чиксез. Дөньяның теләсә кайсы почмагында да алып укый алалар. Өченчедән, ертылмый, таушалмый, череми. Тик бер тискәре ягы бар: безнең укучылар электрон китапка тулысынча әзер түгел. Укучылардан бигрәк авторлар әзер түгел. Авторларны электрон китап чыгаруга үгетләве бик авыр. Аларга тотып карарга, күтәреп чыгып китәргә кирәк. “Мин аны ничек бүләк итәм?” диләр. Ә кәгазъ китапка автор автографын куеп торып бирә бит ул. Шуңа күрә электрон китапка күчү әкренрәк бара. Электрон китаплар чыкса да, кәгазъ китап бетә дигән сүз түгел бит. Бәлки кайсыдыр алга чыгар, кайсыдыр арткарак калыр. Икесе дә параллель рәвештә барса, бөтенләй яхшы булыр. Чит илләрдә дә электрон китапка күчеп баралар иде. Кире кәгазъ вариантка кайту бара дип ишеттем әле. Шәхсән үзем дә кәгазь китапны якынрак күрәм. Әлбәттә, электрон китап альтернатив рәвештә булырга тиеш. Мәсәлән, кемдер ял итәргә китеп бара ди. Юлда укыр өчен ул калын-калын китапларны сумкасына тутырмый бит инде. Ул вакытта телефоныннан гына укый ала.
-Нәшриятның кушылуы, күчүенә бәйле имеш-мимешләргә дә ачыклык кертеп китик инде. Нинди язмыш көтә 100 еллык нәшриятны?
–Иң тәүдә шуны әйтергә кирәк: нәшрият моңа кадәр яшәгән, моннан соң да яшәячәк. Аны бетерү, ябу турында сүз бармый. Әлбәттә, үзгәрешләр булачак. 2016 елдан алып Уфа полиграф комбинатыннан кабул итеп алган корылмалар безнең исәптә булды. Хәзер китап басу, төпләү корылмалары Матбугат йортына күчеп китә. Анда зур холдинг булдырырга уйлыйлар. Ә безнең нәшрият моңа кадәр дистә еллар буе ничек полиграфик базасыз яшәгән, шулай торып кала. Шул ук хөкүмәт ярдәмен алачакбыз, шул ук планны безгә бирәчәкләр һәм шул ук планны без ел дәвамында эшләячәкбез. Авторлар әсәрләре дә шул күләмдә, дәреслекләр дә шул санда чыгачак. Монда дәүләт гарантиясе бар.