Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 октябрь 2019, 13:59

Энҗесен бүләк иткән

Американың Нью-Джерси штатында берәү ресторанда устрица ашаганда энҗе тапкан.

Американың Нью-Джерси штатында берәү ресторанда устрица ашаганда энҗе тапкан.Антон Шермер исемле бу кеше хәләл җефете белән төшке аш мәлендә авызында ниндидер түгәрәк нәрсә тәгәрәвенә игътибар иткән. Төкереп караса, устрица эчендә булган кечкенә генә энҗе булып чыккан. Ресторанны устрица белән тәэмин итүче Кевин Джозеф бу хәлне уникаль дип атаган. “Шушы эшем белән шөгыльләнгән чорда мин йөзләрчә мең устрица кабырчыган ачтым, вә ләкин бер тапкыр да энҗе тапмадым. Мин Мексика култыгы җылы суларында яшәүче устрицаларда сирәк булса да энҗе табылуын беләм, әмма салкын суда яшәүче устрицаларда энҗе булуы хакында бер дә ишеткәнем юк иде. Мондый табыш гомердә бер генә була”,—дигән Джозеф.Шермер энҗе табылган устрицаны ресторанга бүләк иткән. Хәзер исә ресторан хуҗасы аны рамга беркетеп, ресторан стенасына элеп куячагын әйткән. Кабырчыклы моллюскларның күбесендә энҗе бөртекләре хасыйл булса да, аларның күбесе укалы (перламутр) булмавы аркасында коммерция бәясенә ия түгел. Энҗе хасыйл итүче устрицаларны азык итеп файдаланмыйлар. 2018 елда бер америкалы Нью-Йорк ресторанында шулай ук кабырчык эчендә энҗе тапкан. Ресторанның баш пешекчесе 28 ел эшләп мондый хәлне тәү кат күрүен әйткән.
Читайте нас: