Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 октябрь 2019, 11:22

Яшел төсле эт туган

Бер анадан ала да туа, кола да туа, дигән әйтемне ишеткәнегез бардыр. Әлбәттә, ул күчермә мәгънәдә әйтелә.

Туры мәгънәдә булганы Германиянең Вермельскирхен шәһәрендә теркәлгән. Мелоди кушаматлы алтынсу ритривер токымлы этнең яшел төстәге баласы туган. Дөресрәге, этнең 9 баласы якты дөньяга килгән. Шуларның сигезе гадәти аксыл төстә, тугызынчысы гына яшел икән. Этнең хуҗасы Джонна Джастис: “Төсен күргәч, мин аның саулыгы өчен башта бик борчылдым. Әмма ветеринар карагач, аның сау- сәламәт булуын әйтте”, - дип куанычы белән уртаклаша Джонна.

Читайте нас: