Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 октябрь 2019, 19:12

Сыртын каезлаганнар

Индонезиядә бер ирнең комарлы (азартлы) уеннарга хирыслыгы өчен бар халык алдында йомшак җирен каезлаганнар.

Индонезиядә бер ирнең комарлы (азартлы) уеннарга хирыслыгы өчен бар халык алдында йомшак җирен каезлаганнар.


Бу хәл илнең Ачех провинциясендә булган. Ирне бамбук таягы белән кыйнаганнар. Әлеге провинциядә гөнаһасы (хәмер эчү, никахка кадәр җенси мөнәсәбәт, гомосексуализм) бар дип саналган кешеләргә шәригать законы буенча җәза бирелә.


Былтыр шушы ук Ачех провинциясендә фәхишәлектә гаепләнгән хатын-кызларны таяклар белән кыйнаганнар. Ә бит Ачехта бу процедураны төрмә һәм изоляторларда гына үткәрергә яравы турындагы меморандумга кул куелган булган.


Ачех — Индонезиядә ислам әхлак полициясе һәм шәригать кануннары өстенлек иткән бердәнбер ил. Ул кануннар мөселманнарга гына түгел, ә урында яшәүче башка халыкларга карата да кулланыла диләр.



Читайте нас: