Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 октябрь 2019, 16:56

Һәр кеше, һәр эшче кадерле авылда

Бу атнада йөзләрчә һөнәр ияләре арасында зур абруйга, кадер-хөрмәткә һәм мактау сүзләренә лаек кешеләр – авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре - үзләренең һөнәри бәйрәмен билгели.

Бу атнада йөзләрчә һөнәр ияләре арасында зур абруйга, кадер-хөрмәткә һәм мактау сүзләренә лаек кешеләр – авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре - үзләренең һөнәри бәйрәмен билгели. Әлеге бәйрәм туган җирен, туган авылын, басу-кырларын яраткан кешеләрне берләштерә. Авыл хезмәтчәннәренә югары һөнәри осталык, энтузиазм һәм хезмәт сөючәнлек, үз-үзеңне аямау кебек сыйфатлар хас. Заман мәшәкатьләрен, авыр тормыш шартларын җиңә барып, эш сөючәнлекләре белән башкаларга үрнәк булып тора алар. Шундый уңганнар республикабыз районнарында бик күп.
Авыл хезмәтчәннәренең бәйрәм алдыннан кәефләре ничек? Нинди мәшәкатьләр белән мәшгульләр? Шулар турында белешик, бер уңайдан һөнәри бәйрәмнәре белән дә котларбыз дип, гәзитебезне күпләп алдырып укучы дусларыбыз яшәгән Әлшәй районының булдыклы хуҗалыкларының берсе - “Заря” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә юлландык.
“Заря” хуҗалыгын 33 елдан артыграк басучылык, кырчылык, малчылык эшләрен биш бармагы кебек белгән, кул астында эшләгән һәр эшчесенең тын алышын тойган тәҗрибәле җитәкче Наил Мәсгуть улы Әминев җитәкли. Ул шушы Әбдрәшит авылында туып-үскән. Хезмәт юлын механик булып башлаган. “Әбдрәшиттә балачактан көтү көтеп, чөгендер утап үскән малай мин”, - ди ул үзе турында. Уфада автотранспорт техникумының көндезге бүлеген - кызыл диплом белән, хуҗалыкта эшли башлагач, читтән торып авыл хуҗалыгы институтының механика факультетын тәмамлаган.
“Заря”ның бүгенге хәле, яшәеше турында сорашкач, Наил Мәсгуть улы башта көлемсерәп җибәрде, аннары йөзенә борчылу чыкты.
- Безнең “Заря” бик кызыклы хуҗалык ул. Ни өчен кызыклымы? Аны бөтенләй үк бетеп бетмәгән колхоз дисәк тә ярыйдыр, - дип башлады ул сүзен. - Хәтта авылдашлар да “Заря”ны элекке күнегелгән гадәт буенча колхоз дип йөртәләр. Тирә-якта башка колхозлар бетте, аның каравы төрле корпорацияләр, агрохолдинглар барлыкка килде. Тормышлар нык үзгәрде, үзегез дә күреп торасыздыр. Борчылырлык күренешләр бик күп. Элек без, колхоз рәисләре, очраша, аралаша, арытабан ничек эшләргә дип киңәшләшә идек. Орлык, техника, ягулык җәһәтеннән бер-беребезгә ярдәм кирәк булсынмы, барысы да бергә иде. Бер-беребезнең уңышлар белән кызыксына идек. Ә хәзер, дөресен генә әйткәндә, тирә-ягыбызда – капиталистлар. Аларның бар белгәне – акча, табыш алу. Андыйлар безнең күрше-тирәдә дә барлар. Үзләренчә эшлиләр, салымнарын да түлиләрдер, бәхәсләшмим. Эш урыннары булдырдык, диләр. Анысы мөһим, килешәм. Ләкин аларның эшчеләре – безнең хуҗалыктан киткән кешеләр бит. Күршеләрдә эшләп хезмәт хакы алалар, ә яшәүләре, тормыш көтүләре, гаиләләре, балалары бездә. Бу, дөресен әйткәндә, аянычлы хәл: ниндидер бер капиталистка җир бирүләре, аның анда, әйтик, ферма салуы һәм коллективын безнең хуҗалык эшчеләре белән туплавы дөрес түгел. Алар ул эшчеләрнең тормыш-көнкүреше белән шөгыльләнми дә, кызыксынмый да, алар бары тик алынган табышны санап утыра. Ә безгә һәр эшчебез, һәр авылдашыбыз кадерле.
Наил Мәсгуть улы белән килешергә дә, бәхәсләшергә дә була. Чыннан да, бер карасаң, “зур акчалы инвесторларны җәлеп итү кирәк, чөнки инвестпроектлар ярдәмендә өстәмә эш урыннары барлыкка килә, республика үсешә”, диләр. Икенче яктан, Наил Әминев әйтүенчә, моның җайсыз яклары да бар булып чыга. Бу җәһәттән ул шундый фикердә:
- Билгеле бер территориягә зур акчалы инвесторларны җәлеп итү – авылны, авыл халкын юкка чыгару дияр идем мин. Тагын да берничә елдан без бу инвесторлар “эшчәнлеге”нең нәтиҗәсен ныклап күрә башларбыз инде ул, - ди ул.
Район территориясендәге хуҗалыкларның юкка чыга баруы – Наил Мәсгуть улын борчыган иң зур проблемаларның берсе. Ә саннар чыннан да хафага төшерерлек. Элек районда малчылык белән шөгыльләнгән 28 хуҗалык булган. Хәзер 3әү. “Заря”да малчылык белән шөгыльләнүләре белән горурланалар : әлеге вакытта хуҗалыкта 1300 баш сыер малы, 250 баш ат бар. 1200 тонна сөт җитештерәләр, 5 мең тонна иген, 7 мең тонна чөгендер, 1500 тонна көнбагыш үстерәләр.
Наил Мәсгуть улы әйтүенчә, иң сыйфатлы сөт аларның хуҗалыгында җитештерелә. Бу җәһәттән дә аны борчыган сораулар күп. “Кемнәрдер экологик чиста, сыйфатлы сөтне 22 сумга сата. Ә кемдер био-өстәлмәләр кушып алынганын - 30га. Сорау туа. Ни өчен сыйфатлы сөт бәяләнми?” Хуҗалык әле сөтне Стәрлетамактагы балалар туклануы өчен продукция җитештерә торган оешмага тапшыра икән. Соңгылары сөт өчен акчаны үз вакытында түли, шунысы мөһим, ди хуҗалык җитәкчесе.
Хуҗалыкта хезмәт кешесенә һәрвакыт хөрмәт, кешечә мөнәсәбәт, ярдәм күрсәтергә омтылыш булуы сизелеп тора. Эш хакын үз вакытында бирү белән дә проблема тудырмаска тырышалар. Механизаторларга, яз көне сыерлар бозаулагач, бозавын да бирәләр икән. “Йортта малы, суярлык сугымы булсын кешенең. Җитезрәге малны күбрәк тә тота әле аның. Менә бер егетебез 15ләп баш мал тота. Сөтен дә сата, итен дә, дигәндәй,” - ди Әминев.
Хуҗалыкта салымнарны үз вакытында түләп баралар. Яшерен-батырын түгел, иң авыры – шул салымны түләү, диләр. Елына 10 миллион сумлап салым түләргә кирәк. “Бер еллык солярка алырлык акча бу”, - ди Әминев.
Бүгенге көндә Наил Мәсгуть улының, үзе әйтмешли, ышанычлы командасы бар – болар аның тырыш механизаторлары, бригадир Рәсүл Сәхәветдинов, баш агроном Рамил Гайнетдинов, хисапчы Илдар Әюпов, баш инженер Рөстәм Хаҗиев, МТМ мөдире Вәсил Әминев, баш зоотехник Мирас Сафин, баш бухгалтер Зоя Исхакова, баш экономист Зәлифә Хөснетдинова һәм яшь белгеч – энергетик Илгиз Фәхретдинов. Шуларга таянып, бергә-бергә тырышкач, эшләре дә гөрләп бара. Проблемалар туса, бергә хәл итәләр.
“Заря”ны бик үзенчәлекле хуҗалык дип атый Наил Мәсгутович. Биредә Отрада, Мәләш, Нигъматулла кебек якын-тирә авыллардан килеп эшләүче егетләр бар икән. “Егетләр менә дигән механизаторлар, - ди алар турында Әминев. – Бер көн килеп хуҗалыкларын банкрот ясап, барлык техникаларын алып чыгып киткәннәр. Эшсез калган егетләр монда килеп эшләп йөриләр. Алар комбайнда, тракторда, КАМАЗда эшли. Техникабыз җитәрлек”.
Хаклы ялга чыгып та, һаман тырышып эшләп йөргән абзыйлар турында әллә никадәр җылы сүзләр ишеттек без. Мәсәлән, Латыйпов Радикка 64 яшь, ул “Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”.
- Бөтен техникада эшли белә, шул исәптә – чит ил техникасында да. Ә яшьләр кая соң, диярсез. Шул-шул, яшьләр юк. Ил буенча шундый хәлдер инде ул, авыл хуҗалыгында яшьләрнең булмавы – иң авырткан урын. Хуҗалыкка яшьләр эшкә кайтса, торыр урынын табар, транспортын бирер идек. Әле бездә эшләп йөргән егетләрнең барсында да диярлек “служебный” транспорт бар, бензинга кытлык юк. “Подъемный” акчасын да бирергә була. Кайтсыннар, эшләсеннәр генә, - ди Наил Мәсгуть улы.
Аның хыялы, изге нияте бер – хуҗалыкны, авылларны таркатмаска, үстерергә, тырыш, авыл җанлы егетләр белән әлеге күләмдәге кебек эшләрне алып барырга. “Әгәр саклап кала алмасак, авыллар юкка чыгачак, - ди ул. – Колхозлы авылның бәхете – коллективизмда. Бу безнең Әбдрәшиткә дә карый. Шул коллективизм рухын югалтмаска тырышырга кирәк”.
Бу көнне без “Заря” хуҗалыгының иң тырыш механизаторларының берсе, 58 яшьлек Илгиз Латыйп улы Идрисов һәм аның гаиләсе белән таныштык. Илгиз Латыйп улы турында “техника җанлы кеше”, диделәр. Ул шушы Әбдрәшит авылында туып-үскән, гомер буе шушы хуҗалыкта эшләгән. Бүген дә тырыш хезмәте белән авылдашларын сөендереп эшли, яши.
- Илгиз урак вакытында – комбайнда, чәчү чорында тракторда эшли. Әтисе дә гомер буе тырыш комбайнчы булды, - дип сөйләде аның турында Наил Мәсгуть улы безгә. – Мәктәп елларында ук әтисенә ярдәмче булып йөреп, эшкә өйрәнде. Әле менә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне алдыннан Илгизне зур шатлык көтә - хезмәт стажын, тырышлыгын исәпкә алып, аңа бәйрәм көнендә “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем биреләчәк. Ул моңа бик тә лаек.
1985 елларда Әбдрәшит авылында авыл хуҗалыгында эшләүчеләр өчен өйләр сала башлаган булганнар. Молодежная дип аталучы урамдагы яңа йортлардан Илгизнең гаиләсенә дә йорт бирелгән. Идрисовлар бүген дә шунда матур итеп тормыш көтеп яши. Илгиз хатыны белән өч бала тәрбияләп үстергән. Без, “өмет”челәр дә, аларның күркәм йортында булып, бәйрәм белән котлап, корган дөньяларының игелекле булуын теләдек.
.....Бу командировкабызның бер үзенчәлеге турында әйтми булмый: Наил Мәсгуть улы үзе һәрдаим тырыш хезмәтләре, авыл җанлы булулары өчен – авылдашларына, ә авылдашлары яхшы, кешелекле мөнәсәбәте, ярдәмчеллеге, авыл дип янып-көеп эшләгәне өчен хуҗалык җитәкчесенә рәхмәтле булуларын әйтеп кенә торалар. Бу шулай булырга тиештер дә.
Читайте нас: