Русиялеләрнең 18 проценты көнкүреш техникасы арасында мультиварканы иң файдасызы дип исәпли. Сораштыру нәтиҗәләре шул турыда сөйли.
Русиялеләр шулай ук, робот-тузан суырткыч, икмәк пешерү җайланмасы, пар генераторы, электр җылыткычы өйдә, кагыйдә буларак, файдаланылмыйча тик тора дигәннәр.
Сораштыруга ярашлы русиялеләр микродулкынлы мич, блендер, табак-савыт юу машинасы һәм иттарткыч белән иң ешы файдаланалар.
Шул ук вакытта сораштыруда катнашучылар иң теләгән приборлары арасыннан робот-тузан суырткычны (34%), табак-савыт юу машинасын (28%), кофе пешерү (23%), һава дымландыру аппаратын (20%), кием киптерү машинасын (14%) атаганнар.
Сораштыру шулай ук микродулкынлы мичнең (84%), блендерның (77%), иттарткычның (62%), электр җылыткычының (59%), мультиварка (59%), кофе пешерү җайланмасының (39%), аш-су бүлмәсе комбайнының (36%) русиялеләр йортында еш очраучы көнкүреш техникалары булуын күрсәткән.