Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 октябрь 2019, 13:18

Һәлакәттә 100дән артык хәрби гомере өзелә

24 октябрь ракета-космос техникасын сынаучылар өчен, чын мәгънәсендә, кара датага әверелә.

1999 елдан башлап, 24 октябрь Русиядә ракета-космик техникасын сынаганда һәлак булучыларны искә алу көне булып санала.
Ракета техникасы белән бәйле сынаулар һәм башка эшләр вакытында сынаучылар, шулай ук хезмәт күрсәтүче персонал, инженерлар Байконурда гына түгел, башка полигоннарда да һәлак булган. Кызганычка каршы, мондый һәлакәтләр хәзерге вакытта да булып тора.
Әмма 24 октябрь ракета-космос техникасын сынаучылар өчен, чын мәгънәсендә, кара датага әверелә. 1960 елда нәкъ менә шушы көнне ракета техникасы тарихында бик зур һәлакәт була. 5 нче фәнни-тикшеренү полигоны территориясендә (Байконур) Р-16 яңа баллистик ракетасын эшләтеп җибәрүгә әзерлек барышында, куркынычсызлык техникасын бозу аркасында, ракетаның икенче дәрәҗә двигателен санкциясез эшләтеп җибәргәннәр.
Ут беренче баскычтагы ягулык бакларын эретә һәм ракета ягулыгы яна башлый, ул йөз метрдан артык ераклыкта үз юлындагы барлык тереклекне яндырган. Бу вакытта ракета янында барлыкка килгән проблеманы хәл итү юлларын эзләгән техниклар һәм инженерлар күп булган. Алар барысы да тереләй янып беткән. Алардан тыш, янгында стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре башкомандующие М.И. Неделин, гомуми машина төзелеше министры урынбасары Л.А. Гришин, шулай ук старт мәйданында булган полигон башлыгы урынбасары, баш конструктор урынбасарлары, полигон идарәсе начальниклары, сәнәгать вәкилләре, инженерлар, офицерлар һәм полигонның хәрби хезмәткәрләре һәлак булганнар.
Нигәдер һәлак булучылар саны турында мәгълүмат төрлечә күрсәтелә: 78 дән 126 кешегә кадәр.
Өч елдан соң, ягъни 1963 елның 24 октябрендә шул ук полигонда Р-9 ракетасына хезмәтләндергәндә тагын һәлакәт була. Анда 8 сынаучы һәлак булган.
Менә шушы фаҗигале вакыйгалар ракета-космик техникасын сынаучыларны искә алу көнен 24 октябрьдә гамәлгә куюга сәбәп була да инде.
Читайте нас: