Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 октябрь 2019, 17:38

Үзе теләп якты дөньядан китәргә...сызланулары мәҗбүр иткән

Кичке ашны әзерләгәндә эпилепсия өянәге башланып ул бик нык аякларын пешерә.

Паралимпиада-2012 уеннарында чемпионка исемен яулаган Бельгия спортчысы Марика Вервут 40 яшендә эвтаназия ярдәмендә якты дөнья белән хушлашкан.
Бу процедурага ризалык биреп ул сигез ел элек кул куйган булган. 2016 елда Рио-де-Жанейродагы Паралимпия уеннарында ул өзлексез сызлануларга зарланган булган. Шул вакытта ук ул үзе теләп бу дөньядан китәргә риза булуын әйткән.
Сызланулар аркасында ул төнлә 10 гына минут йоклавы турында сөйләгән. Аның интеккәнен күргән кешеләр аңнарын югалтып егыла торган булган. 2014 елда кичке ашны әзерләгәндә эпилепсия өянәге башланып ул бик нык аякларын пешерә.
Лондон шәһәрендә үткән уеннарда ул көмеш, Рио-де-Жанейрода да көмеш һәм бронза медальләр яулый.
Читайте нас: