Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 октябрь 2019, 13:12

Музейда яшиләр диярсең

Бер кеше унбиш ел дәвамында музей төзегән.

Бер кеше унбиш ел дәвамында музей төзегән.
Киев шәһәрендәге гадәти тугыз катлы йортның подъездына кергән кешеләр “телсез кала”. Чөнки анда гадәти күренеш түгел, ә чын музей!
Шушы йортта, шушы подъездда яшәүче Владимир Чайка атлы кеше аның 3 катын үз куллары белән музей дәрәҗәсенә җиткереп бизәгән. Бу эшкә ул унбиш ел гомерен багышлаган. Һәм бүгенге көндә йортның диварлары урта гасыр хатын-кызлары портретлары, әвәләп эшләнгән, алтын “йөгертелгән” бизәкләр, аккошлар, пальмалар, фәрештәләр, фонтаннар күренеше белән карашларны иркәли. Оста аеруча чүпүткәргечне отышлы бизәве белән горурлана ала. Ул аны атлантлы колонна итеп ясаган. Шулай итеп бу бина хәзер безнең таш йортларны түгел, ә Версаль яки Эрмитажны хәтерләтә!
Хатыны роза гөлләренә кадәр үстереп, ире тудырган мохиткә ямь өсти икән.
Бу иҗат фантазиясе каян килгән соң остага? Баксаң, ул гомере буе музейда яшәргә хыялланган булган. Менә!
Әйткәндәй, күршеләр, кунаклар бу матурлыкка соклана һәм сак кылана икән. Чүпүткәргечне дә кулланудан тыелалар, ди.
Сезнең тарафларда да андый матурлык тудыручы осталар юкмы?
Читайте нас: