Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 октябрь 2019, 19:54

Авыз исләнмәсен дисәң...

Лимон кислотасы (яки лимонад) кешенең теш эмален йомшарта. Тешкә алма кислотасы да шулай ук тәэсир итә, алманың әче сортлары бигрәк тә.

Лимон кислотасы (яки лимонад) кешенең теш эмален йомшарта. Тешкә алма кислотасы да шулай ук тәэсир итә., алманың әче сортлары бигрәк тә.
Өлгереп җитмәгән алма ашаганда аның әчелегеннән хәтта йөзләр чытыла. Менә шуңа күрә лимонлы чәй эчкәч яки әче алма ашагач, авыз эчен җылы су белән чайкарга тәкъдим ителә. Алма ашагач, берәр йотым кайнаган су йотып җибәрсәң дә яхшы.
Гомумән, ашап туйгач, авыз эчен җылы су белән чайкатып җибәрергә өйрәнергә кирәк. Ә йокларга ятар алдыннан теш араларында калган ризыкны теш чистарта торган махсус таякчык белән чистартып, чайкатып җибәрсәң, авыз эче иртәнгә кадәр исләнми.
Читайте нас: