Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 октябрь 2019, 17:10

Австралиядә иң йонлач сарык тәкәсе үлгән

“Без ачы кайгыда. Ул шулкадәр акыллы һәм мөлаем иде”, - диләр сарык турында.

Австралиядә дөньяда билгеле меринос токымыннан булган Крис кушаматлы сарык тәкәсе үлгән.


Аны 2015 елда урманнан бик нык йон баскан килеш табып алганнар иде. 6 ел буена кыргый табигать шартларында үскән йоны аның гомеренә куркыныч тудыра башлый. Крисның 41 кило югары сыйфатлы меринос йонын кыркып алгач, моның дөнья рекорды икәнлеге ачыкланган.


“Без ачы кайгыда. Ул шулкадәр акыллы һәм мөлаем иде”, - дип язганнар табигый тыюлык хезмәткәрләре Крис турында.


Криска якынча 10 яшь була, меринос токымлы сарыклар өчен бу җитди яшь.


Канберра шәһәре тирәсендә 4 ел элек табылган сарык тәкәсе тарихы Криска зур танылу алып килә.


Ул чакта сарыкчылык белгечләре Крисның еллар буе алынмаган йоны аңа зур хәвеф тудыра дигән иде.

Ярдәмгә Австралиянең йон кисү буенча чемпионы Иэн Элкин килә. Ул сарыкчылыкта 35 ел эше дәверендә мондый очрак белән тәүге тапкыр очрашуы булган.


Аның кыркылган йоны хәтта Австралиянең Милли музеенда саклана.
Читайте нас: