Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 октябрь 2019, 17:13

130 кешенең гомерен өзгән теракт

Дубровкадагы “Норд-Ост” мюзиклындагы терактка 17 ел тулды.

Дубровкадагы “Норд-Ост” мюзиклындагы терактка 17 ел тулды. Ул вакытта терактта 130 кеше һәлак булды, 40лап боевик юкка чыгарылды.
2002 елның 23 октябре тарихка кара хәрефләр белән кереп калды. Террорчылар Чечнядан Русия гаскәрләрен чыгаруны таләп итеп, меңгә якын кешене тоткынлыкка алды.
26 октябрьдә бинаны штурмлау башланды, 750 кеше коткарылды. Әмма 130 кешенең гомерен саклап кала алмадылар...
Теракт вакытында тоткынлыкта булучылар сабырлык, батырлык күрсәтүләре белән аерылып торды. Хокук саклаучылар гына түгел, бу вакыйгада сәясәтчеләр, журналистлар һәм табиблар да зур өлеш кертте.
Читайте нас: