Qantas Airlines авиакомпаниясе самолеты тарихта беренче тапкыр иң озын очыш ясаган. “Боинг-787-9” лайнеры Нью-Йорктан Австралия башкаласы Сиднейга, беркая да төшеп тормыйча, 19 сәгать 14 минут очкан. 16 мең 309 километр ара үтеп, самолет 37 минутка соңарып җиргә төшкән.
Очыш барышында экипаж әгъзалары һәм пассажирларның сәламәтлекләре торышын табиблар күзәткән. Очышны җиңеләйтү өчен авиакомпания махсус җыелма булдырган. Җыелма эчендә мелатонин, тынычландыру дару төймәләре һәм кояш яктысын имитацияләүче күзлек була.
Әйткәндәй, озак очыш буенча рекордлар куелып кына тора. Моңа кадәр самолет Сингапурдан Нью-Йоркка 18 сәгать 50 минут очкан булган.
Галимнәр раславынча, самолет салонында озак булуның тискәре нәтиҗәләренең берсе —гиподинамия яки хәрәкәт булмау. Утырып кына торган хәлдә, эре һәм вак кан тамырлары кысылуы сәбәпле, кан йөреше бозыла. Бу исә лимфа эшчәнлеге тукталуына һәм аяклар шешенүгә китерә.