Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 октябрь 2019, 03:35

Синоптиклар кисәтә: томаннарда адашып калмагыз

Кайчан ап-ак кышлар килер инде?!

Синоптиклар сишәмбегә (22 октябрь) һава торышына кагылышлы фаразларын җиткерде.
Төнлә шәһәр чите трассаларында бозлавык булуы көтелә. Юлларда водительләргә берникадәр томан комачаулаячак. 500 метрдан да ары ераклыкта берни күренмәячәк.
Республика буенча һава температурасы 0 градуска кадәр төшәчәк, ә төбәкнең көньяк-көнчыгышында -7 градус салкыннар булмакчы. Кар катыш яңгыр явачак, көндез – кыска вакытлы яңгырлар. Термометр баганалары төбәктә көндез +4, +9 градуска кадәр күтәреләчәк.
Нишлисең, көз мизгеле шундый ул. Бу ел фасылы агачлар алтын яфракларга төренгәндә бик тә гүзәл төсле тоела, тик аның иртә таңнан ук шыксыз һәм караңгы көннәре дә була шул...
Читайте нас: