Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 октябрь 2019, 14:30

Халыкара тотлыгучы кешеләр көне

1998 елдан башлап, ел саен 22 октябрьдә дөньяда Халыкара тотлыгучы кешеләр көне билгеләп үтелә.

1998 елдан башлап, ел саен 22 октябрьдә дөньяда Халыкара тотлыгучы кешеләр көне билгеләп үтелә.


Әлеге дата гамәлгә Халыкара тотлыгучы кешеләр ассоциациясе ярдәмендә керә. Ассоциация мәгълүматларына караганда, дөнья халкының 1% ка якыны тотлыгу белән интегә.


Тотлыгу – ул сөйләмнең бозылуы, ягъни аваз, иҗек яки сүзләрне кабатлау яки озынайтып әйтү, сөйләгән вакытта еш тукталу, сөйләм вакытындагы кыюсызлык.


Русия логопед әдәбиятын карасак, анда “тотлыгу” терминын болай аңлаталар: “сөйләм аппараты мускулларының калтыранулы торышына бәйле сөйләмнең темпо-ритмик оешмасын бозу”. Еш кына тотлыгу логофобиягә (вербофобия), ягъни сөйләргә куркуга бәйле.


Дөресен әйтергә кирәк, тотлыккан балалар гадәттә мыскыллау объектына әвереләләр. Бу эмоциональ халәтнең бозылуына, стрессларга һәм кешеләр белән аралашмый башлауга кадәр җиткерергә мөмкин. Шуңа күрә Халыкара тотлыгучылар көнен булдыру – ул тотлыгу белән интеккән кешеләргә нинди проблемалар һәм катлаулыклар белән очрашырга туры килүе турында киң җәмәгатьчелеккә белдерү.


Сүз уңаеннан, күп кенә кешеләргә тотлыгу кебек сөйләм җитешсезлеге уңышка ирешергә, танылу яуларга һәм матур итеп сөйләшергә өйрәнергә комачауламый. Алар арасында кинорежиссерлар, актерлар, җырчы-шагыйрьләр, ораторлар, сәясәтчеләр, шагыйрьләр, полководецлар, руханилар, телевидениедә тапшырулар алып баручылар һәм башка һөнәрләр ияләре бар. Әйтик, Демосфен, Уинстон Черчилль, Мэрилин Монро, Исаак Ньютон, Брюс Уиллис, һ. б. танылган кешеләр тотлыккан.
Читайте нас: