Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 октябрь 2019, 15:16

Яңа елга аек баштан!

Яңа ел каникулларында исерткеч эчемлекләр сатуны тыярга мөмкиннәр.

Бу хакта бүген Башкортстан хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров сүз кузгалтты.
“Бездә ун көн каникул. Күпчелек гаиләләр айнымый эчәчәк. Алар 31 декабрьдә эчә башаячак, аннан без аларны гыйнвар буе “җыячакбыз”.
Криминалга бәйле хәл-торыш начарланачак. Мин бу ун көнгә исерткеч эчемлекләр сатуны чикләргә әзер. Киң кулланыла торган чара түгел, әмма сабантуйлар һәм башка бәйрәмнәр вакытында әлеге чара үзен аклады. Әлбәттә, без халыкны бөтен бәйрәм буена алкогольсез калдырмаячакбыз,
әмма ничек дөрес эшләп булуын уйларга тиешбез. Тәкъдимнәрегезне кертегез, – дип мөрәҗәгать итте Радий Фәрит улы.
Төбәк җитәкчесе яңа ел каникулларында кешеләр спорт һәм мәдәни чараларга җәлеп ителергә тиеш дип саный.
Читайте нас: