Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 октябрь 2019, 08:43

Русия Африка илләренә ни өчен ярдәм итә?

РФ Президенты Владимир Путин ТАССка биргән интервьюсында Африкадагы медицинаны үстерәчәкләре турында әйткән.

РФ Президенты Владимир Путин ТАССка биргән интервьюсында Африкадагы медицинаны үстерәчәкләре турында әйткән.
“Куркыныч инфекцияләр чикне белми”, - ди ул. 23 октябрьдә Сочи шәһәрендә “Русия-Африка” дип исемләнгән зур саммит һәм икътисади форум башлана. Русия Президенты фикеренчә, бу форум Мәскәү белән Африка илләренең мөнәсәбәтен башка дәрәҗәгә күтәрәчәк.
“Ни өчен Русия үзендәге социаль проблемаларны хәл итмичә, Африкага ярдәм итә?” дигән сорауга җавап итеп Путин: “АКШ, Франция, Кытай да үз илләрендә сәламәтлек саклау, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә проблемалары була торып, фәкыйрь илләргә ярдәм итәләр”, - ди. “Русия үз илендәге программаларны финанслау күләмен азайтып башка илләргә гуманитар ярдәм җибәрми. Безнең халыкка ярдәмчеллек сыйфаты хас”, - дип цитаталый ил башлыгының сүзләрен ТАСС. Башка илләргә хәерчелек һәм инфекцияле авырулар белән көрәшергә ярдәм итүнең тагын бер сәбәбе – хәвефтән котылу.
Читайте нас: