Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 октябрь 2019, 22:20

Пенсиягә алдан чыгып булачак

Аерым категория кешеләренә 2 ел алдан пенсиягә чыгу рөхсәт ителәчәк.

Аерым категория кешеләренә 2 ел алдан пенсиягә чыгу рөхсәт ителәчәк.
Бу турыда Русия Пенсия фонды матбугат хезмәте хәбәр итә. Пенсия алды яшендәге кеше озак вакыт эш табалмыйча мәшгульлек үзәгендә исәптә торса, аңа алдан пенсиягә китәргә рөхсәт ителәчәк. Пенсия документларын әзерләү мәшгульлек үзәгенең Пенсия фондына җибәргән рөхсәт белешмәсе нигезендә башкарылачак. Эш таба алмыйча алдан пенсиягә чыгарга мәҗбүр булган кешеләргә түләүләр өчен, алдагы ел бюджетына 4,4 миллиард сум акча бүленгән. Агымдагы елның 1июленә, бу исемлектә 23 мең 500 кеше теркәлгән.
Читайте нас: