Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 октябрь 2019, 11:44

Армиядә солдатларга бизәнергә рөхсәт иткәннәр

Менә сиңа, мә!

Яңа Зеландиянең Оборона көчләре хезмәт итүчеләргә тышкы кыяфәтләрен кайгырту һәм үз-үзләрен карау буенча киңәшләргә үзгәрешләр кертте. Үзгәрешләр ир-ат солдатларга да кагыла, дип яза Daily Mail. Яңа кагыйдәләр 1 ноябрьдән үз көченә керә.


1 ноябрьдән алып хезмәт итүчеләр кычкырып тормаган макияж ясый, тырнакларга үтә күренмәле яисә ачык өстәге лак буйый һәм ясалма керфек үстерә ала.


Аларга духи һәм одеколон кулланырга да рөхсәт ителә. Тик пирсинг йөртүгә һәм гадәти булмаган прическалар ясау тыела.


Флот контр-адмиралы Дэвид Проктор бу үзгәрешләр рәвешле хәрби җитәкчелекнең шәхси гигиена һәм тышкы кыяфәт күзлегеннән хатын-кызлар белән ир-атлар арасында аерма юк икәнен күрсәтәсе килә дип белдерә.
Читайте нас: